"Табылдык кыз" авторы Галиева Рәсимә Муллаян кызы белән очрашу

2023 елның 20 мае, шимбә

20 май көнне Тенеки авыл клубында язучы һәм журналист, Шәһри Казан газетасының бүлек җитәкчесе, Тенеки авылында туып үскән, "Табылдык кыз" дигән яңа китап авторы Галиева Рәсимә Муллаян кызы белән очрашу булып узды. Аның белән очрашуга Тенеки авылы халкы, Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре җыелган иде. Рәсимә Муллаян кызы Тенеки авылында туып үсә,Юлбат урта мәктәбен, ә аннары КФУның журналистика факультетын тәмамлый. Университетта укытучы-педагог булып эшли һәм үзен тулысынча журналистикага багышлый. Аннары китап авторы үзе сүз алды. Аның иҗади тормышы нәрсәдән башлана, автор нинди хисләр белән яши, нинди яңалыкка омтыла, барысын да бәйнә-бәйнә сойләп узды. Чарага җыелганнар аның тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белә алдылар. Барысы да кызык иде: "Табылдык кыз” китабы геройларының образлары һәм характерлары турында фикерләр алышынды. Күп кенә сорауларга җавап биреп, автор бу уйлап чыгарылмаган тарих, барлык фактлар тормыштан алынган, диде. Очрашуның иң йөрәктә һәм истә калырлык өлеше күңел җырларын башкару, авылдашларның һәм туганнарның котлавы булды, бердәмлек, үзара аңлашуның искиткеч атмосферасы барлыкка килде. Чарада катнашучылар язучы алып килгән китапларны сатып алу мөмкинлеге алдылар. Барысы да аңа тәрбияви, рухи, иҗади эше өчен рәхмәт белдерделәр. Авторның бүләк язулы яңа китабы клубка бүләк ителде. Чара ахырында автограф-сессия уздырылды. Барлык Рәсимә Галиеваны зурлап килгән авылдашларга, кунакларга бик зур рәхмәт сүзләре җиткерелде! Истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International