"Сабантуй" нидән башлана? Әлбәттә инде бирнә җыюдан. Ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән бу матур традицияне авылларыбыз югалтмыйча саклап калырга, яшь буынга тапшырыга тырыша.
Керәнне авылында 3 июнь көнне Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Яшеллеккә төренгән авыл урамнарына гармун моны аша бәйрәм рухы таралды. Әбиләр, апаларнын күнелләрен кузгатып, кыз чакларын, килен булып төшкән вакытларын искә төшереп, бирнә җыючылар өйдән өйгә йөреп яшен- картын бәйрәмгә дәшеп йөрделәр. Йорт хуҗалары матур киемнәрен киеп, бүләкләрен әзерләп кунакларны ачык йоз белэн каршы алдылар, булдыра алганча үзләреннән Сабантуйга өлеш керттеләр. Апалар, әбиләр, еракта, зәнгәр томан калган, бөтенлзй башкача булган, яшьлектәге Сабантуйларын искә алып, сиздермичә генә күз яшьләрен сөрттелэр. Онытылмасын, буыннардан-буыннарга күчеп яшәсен иде Сабантуйлар, бирнә жыюлар.
Җәй авыл халкы өчен кызу, тыгыз һәм шул ук вакытта иң матур, куңелле чор. Шушы эш-мәшәкатьләрдән арынып торып, рәхәтләнеп ял итә торган бәйрәм Спбантуйларны һәркем зур түземсезлек белән көтеп ала. 3 июньдә Тенеки авылын гөрләтеп, Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр, бирнә җыю бик матур узды. Авыл халкы бирнәчеләрне ачык йөз белән каршы алып, изге теләкләр теләп, милли бәйрәмебез Сабантуена әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
3 июньдә Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш авыл жирлеге башлыгы,авылдашлар белән берлектә Курсабаш һәм Сулэ авылларында Сабантуйга бирнэ җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнэ җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истэлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизэге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балалар өчен бу күптән көтелгән бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылык кына түгел, ә күптән көтелгән җәйге каникуллар да алып килә. Шул уңайдан Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә "Бәхетле балачак" балалар Сабантуен үткәрделәр. Чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Балалар бик теләп "Аркан тарту"," Капчыкта йөгерү", "Кашык белән су ташу"," Галиябану", "Урындык тирәли бию", "Таяк тарту" һ.б. уеннарда катнаштылар. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле фольклор утырма үткәрделәр.
Безнең Татарстаныбыз буыннан-буынга тапшырыла торган бәйрәмнәргә, йолаларга, традицияләргә бай.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләштек, мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикерләрне аңларга тырыштык, җырлы–биюле уеннар уйнадык.
Чарада катнашучылар яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр һәм рәхмәт сүзләре белән саубуллаштылар.
2 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә газүткәргеч оешмасының 40 еллыгына багышланган «От века к веку» дигән юбилей кичәсе узды. Кичәгә Саба районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, шулай ук кунаклар, ветераннар, оешманың хезмәткәрләре чакырылган иде. Чара барышында рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады. Тантана хөрмәтенә грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.
2 июньдә Эзмә мәдәният йорты һәм Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре «Дуслык» лагере балалары өчен «Күңелле балачак» уен шоу-программасын үткәрделәр. Балаларга кунакка әкият геройлары күңелле клоун Клепа һәм Мальвина килде. Алар балалар өчен милли татар халык һәм заманча уеннарны үз эченә алган күңелле шоу-программа әзерләделәр. Балалар күңелле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, «күңелле әкият капчыгы» викторинасы сорауларын чиштеләр. Чара ахырында балалар төрле төстәге конфетта коендылар һәм татлы мамык белән сыйландылар. Балалар бик яхшы кәеф алдылар.
2 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Балачак-ачык планета”дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә. Асфальтта рәсем ясап, балалар карандаш һәм пумала белән кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр. Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә. Чара ахырына территориядәге барлык асфальт юллары төрле төстәге келәмгә охшап калды. Балалар үз рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр.
Флус Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татар АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Латыйфи татар язучылары арасында беренче булып Румын татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, хәзерге татар теленә «Чура-батыр»тарихи эпосын тәрҗемә итә. Язучының 80 еллыгына Юлбат китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Күңелем тоемнары" -китап күргәзмәсен оештырдылар . Укучыларны язучының тормышы , аның иҗаты белән таныштырып, әдәбиятка күзәтү оештырылды. Ф.Латыйфи әсәрләре үз Ватанының тарихы белән мавыгучы укучыларга кызыклы була.
Бүгенгесе көндә Украинада хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән егетләребезгә "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар белән бергәләп хат яздык. Балаларның
күңел җылысы салып язылган хатлар туган якларыннан кайнар , сагыну сәләмнәре булып барып җитсен иде. Киткән егетләребезнең һәрберсенә сәламәтлек теләп һәм якын арада аларның якыннары, балалары, туганнары, дуслары, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Сезнең һәрберегезне гаиләгез көтә, авылыбыз белән бергәләп көтәбез.