"Бәхетле балачак" балалар Сабантуе

2023 елның 2 июне, җомга

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балалар өчен бу күптән көтелгән бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылык кына түгел, ә күптән көтелгән җәйге каникуллар да алып килә. Шул уңайдан Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә "Бәхетле балачак" балалар Сабантуен үткәрделәр. Чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Балалар бик теләп "Аркан тарту"," Капчыкта йөгерү",      "Кашык белән су ташу"," Галиябану", "Урындык тирәли бию", "Таяк тарту" һ.б. уеннарда катнаштылар. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International