17 июньдә Сулэ авыл клубында сәламәтлек сәгате уздырылды. Мөдир катнашучыларны тәмәке һәм тәмәке барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда бу зарарлы гадәттән кешеләрнең күпме газаплануы һәм һәлак булуы турында хәбәр итте, тәмәке таралу юлларының тарихи белешмәләрен китерде. Балалар тәмәке тартуның коточкыч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр. Ахырда балалар үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.
Татарларның халык сәнгате, башка халыклар сәнгатенә охшаш буларак, көнкүреш белән тыгыз бәйләнгән.Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хыял” мәктәп яны лагере белән берлектә «Милли бизәкләрдә - халыкым тарихы» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр, ул тематик күргәзмәдән башланды. Мәдәният йорты мөдире халкыбызның милли бизәкләре-орнамент турында сөйләде. «Орнамент» сүзе латин теленнән алынганныгын, «бизәк» дигәнне аңлатылды. Орнаментны кайларда очратырга була?, Үрнәкләрне каян алганнар? дигән сорау яңгырады чара барышында. Иң беренче чиратында татар халкының милли киемнәрендә: калфак, күлмәк, альяпкыч, камзул, читекләрдә, яулыкларда. Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр. Үсемлек орнаменты халык сәнгатенең барлык төрләрендә дә диярлек киң таралган һәм чәчәкле мотивларның күплеге, аларның бизәклелеге, чәчәкле кушылмаларның байлыгы белән таң калдыра. Төрле көнкүреш әйберләре орнаментында үсемлек бәбәке рәвешендә иң гади төзелешлеләрнең формаларыннан башлап букетларга кадәр очратырга була. Үсемлекләрнең бай дөньясы халык осталарын һәрвакыт рухландырып тора. Мөдир шулай ук башка милләтләрнең орнаментларын да күрсәтте. Чараны тагын да баерак күрсәтү максатыннан, катнашучылар татар халкының чәчәкле бизәкләрен ясадылар һәм матур төсләргә буядылар.
17 июньдә Урман хуҗалыгы СДК, Урман музее, Чабья чурчинск СК , Кызыл Мешинск СДК һәм югары Симетск СДК хезмәткәрләре көче белән "Ябалакта кунакка" туристлык маршруты буенча театральләштерелгән экскурсия оештырыла. Әкият тамашасын "Кукмараның 3 нче мәктәбе"МББУ укучылары карады. Балалар һәм өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.
Халыкның иң яхшы гореф-гадәтләренең берсе – милли уеннар. Барлык заманнарда да халык балаларга сәламәт, кыю булып үсәргә булыша торган уеннар уйлап тапкан. Халык уеннары балаларны милли җанлы итеп тәрбияләүдә дә зур роль уйный. 16 июнь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Uen Fest" фестивале кысаларында балалар белән халык уеннары онлайн-марафонында катнаштылар. Видеога “Капкалы” уены төшерелде. Балалар бик теләп уйнадылар, үзләренең җитезлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
16 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән бергә «Солдатка хат»акциясендә катнаштылар. Акция укучылар ярдәме белән үткәрелде. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларга һәм армиядә хезмәт итүчеләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында укучылар армиячеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булган кешеләргә ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы, эчкерсез сүзләр яздылар.Хатларда Россия Армиясенең барлык сугышчыларының тизрәк исән-сау өйләренә кайтуы һәм озак көтелгән тынычлык урнашуы, бүтән беркайда да, беркайчан да кешеләр снарядлар шартлауларын һәм пулялар тавышын ишетмәве турында әйтелә.
Безнең солдатларга дан ! Аларга махсус операциядә уңышлар! Тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез!
15 июньдә Иштуган авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән белән берлектә " Китап, сәламәтлек, мин!» балалар өчен файдалы киңәшләр сәгате үтте. Без стресс, вакыт җитмәү, начар экология белән тулы тиз үтүчән тормышыбызда үз тәнебезне, җаныбызны вакытында тыңларга һәм сәламәт, бәхетле кеше булып яшәргә кирәклеге турында сөйләдек . Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча 10 киңәш, шулай ук тормышыбызны озайтырга һәм күңеллерәк итәргә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында балалар бүгенге көндә актуаль булган темаларга актив фикер алыштылар: сәламәтлек нәрсәгә бәйле, нинди факторлар аңа уңай һәм тискәре йогынты ясый. Барысы да стресс белән ничек көрәшергә, дөрес ашарга акыллы киңәшләр алдылар. Шулай ук сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган тагын бер фактор барлыгын белдек – бу китапханә – «китап белән дәвалау», җаннарны дәвалау.Тән сәламәт булса,җан да сәламәт булыр.
Клуб мөдире китапханә белән берлектә өлкәннәр өчен Туган як буйлап экскурсия оештырды. Экскурсия вакытында мәдәният хезмәткәрләре авыл тарихы турында сөйләделәр, тарихи урыннарга барачаклар. Шулай ук чишмәләргә дә бардык. Чара барышында район территориясендә нинди елгалар ага, нинди балыклар сулыкларда яши, нинди кошлар җәй көне безнең якларга оча икәнен искә төшерделәр. Басуларда һәм утыртуларда йөрдек. .
16 июнь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Алты кыллы гитара һәм анда уйнауның төп алымнары белән танышу» мастер-классы узды. Мастер-классның актуальлеге шунда , ул барлык чикләүләрне бетерә һәм алты яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә гитарада уйнарга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар гитара дөньясына чумдылар. Сәнгать җитәкчесенең гитара турында сөйләгәннен кызыксынып тыңладылар һәм матур җырларны яратып тыңладылар. Катнашучылар 6 барысы да Пушкин картасы буенча.
16 июнь конне Елыш авыл клубында Югары Шытсу авылы китапханэсе белэн берлектэ, укытучы хэм остаз елына багышланган "Зур тэнэфес" дип исемлэнгэн уеннар программасы уздырылды. Кичэне оештыручылар балаларга укытучы профессиясе турында мэгълумэт бирделэр. Викторина барышында балалар укытучылар турындагы эсэрлэрне искэ тошерделэр, табышмакларга жаваплар таптылар. Аннары узлэре белэн мэктэптэ булган вакыйгаларны искэ тошерделэр, тэнэфестэ уйнаган уеннарны уйнадылар. Китап кургэзмэсе белэн таныштылар.
16 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Туган якның матур урманнары» исеме астында экскурсия оештырдылар.
Чара барышында балалар туган як буйлап сәяхәт иттеләр, туган якның матурлыгына сокландылар. Кошларның сайравын тыңладылар, урманда һәм елга буенда булдылар.
Шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга кирәклеген искәртеп үттеләр.