«Милли бизәкләрдә - халыкым тарихы» исемле танып-белү сәгате

2023 елның 17 июне, шимбә

Татарларның халык сәнгате, башка халыклар сәнгатенә охшаш  буларак, көнкүреш белән тыгыз бәйләнгән.Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хыял” мәктәп яны лагере белән берлектә «Милли бизәкләрдә - халыкым тарихы» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр, ул тематик күргәзмәдән башланды. Мәдәният йорты мөдире халкыбызның милли бизәкләре-орнамент турында сөйләде. «Орнамент» сүзе латин теленнән алынганныгын, «бизәк» дигәнне аңлатылды. Орнаментны кайларда очратырга була?, Үрнәкләрне каян алганнар? дигән сорау яңгырады чара барышында. Иң беренче чиратында татар халкының милли киемнәрендә: калфак, күлмәк, альяпкыч, камзул, читекләрдә, яулыкларда. Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр. Үсемлек орнаменты халык сәнгатенең барлык төрләрендә дә диярлек киң таралган һәм чәчәкле мотивларның күплеге, аларның бизәклелеге, чәчәкле кушылмаларның байлыгы белән таң калдыра. Төрле көнкүреш әйберләре орнаментында үсемлек бәбәке рәвешендә иң гади төзелешлеләрнең формаларыннан башлап букетларга кадәр очратырга була. Үсемлекләрнең бай дөньясы халык осталарын һәрвакыт рухландырып тора. Мөдир шулай ук башка милләтләрнең орнаментларын да күрсәтте. Чараны тагын да баерак күрсәтү максатыннан, катнашучылар татар халкының чәчәкле бизәкләрен ясадылар һәм матур төсләргә буядылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International