16 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Туган якның матур урманнары» исеме астында экскурсия оештырдылар.
Чара барышында балалар туган як буйлап сәяхәт иттеләр, туган якның матурлыгына сокландылар. Кошларның сайравын тыңладылар, урманда һәм елга буенда булдылар.
Шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга кирәклеген искәртеп үттеләр.
16 июньдә Сулэ авыл клубында "Чума үрдәк, чума каз!" Уен-Фест уткэрдек.Башта без татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, аларның шул заман һәм киләчәк буын кешеләре өчен әһәмияте турында сөйләдек.Балалар бик кызыклы " Чума үрдәк, чума каз! уенын уйнадылар, ул балаларда ярдәмчеллек, тапкырлык, кешелеклелек, хәтта шәфкатьлелек һәм сабырлык тәрбияли. Сәнгать компоненты булып тулы биюгә әверелә торган үзенчәлекле җырлар һәм хәрәкәтләрдэн тора. Уенның асылы-партнерларны табу һәм үзгәртү. Балалар уеннарның күңел ачу өчен генә түгел, ә үсеш өчен дә уйлап чыгарылганын аңладылар, шулай ук алар үзләрендә зур мәдәни әһәмияткә ия.
16 июньдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Илэбәр китапханәсе белән берлектә балалар белән А.С. Пушкин әкиятләренә багышланган «Пушкиниада» дигән асфальтта зур кроссворд үткәрделәр. Пушкин әкиятләре искиткеч хикәяләр дөньясын бүләк итте. Монда акыллы, матур патшабикәләр, галим мәче, Алтын әтәч. Пушкин әкиятләре тылсым белән сулыйлар, бу тылсымлы дөньяга ишек ачалар. Балалар зур кызыксыну белән төрле әкиятләрне, әкият геройларын, төрле персонажларны таптылар. Пушкин әкиятләре картаймый, чөнки алар намуслылык, игелек һәм гаделлек өйрәтәләр. Балаларга уенның мондый төре ачык һавада кроссворд чишу бик ошады.
Каникул вакытында ял итүнең кызыклы ысулларының берсе-саф һавада уйнау. 15 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен "Без күңелле дуслар" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу программасы үткәрделәр. Кызлар җырлар, бию элементлары һәм кызыклы санагычлар кулланып: “Танышу”, “Поезд”, “Казлар һәм үрдәкләр” уеннарында катнаштылар. Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр һәм күңелле сорауларга җавап бирделәр.
Квест- күңел ачуларының искиткеч интеллектуаль төре. Бу вакытта катнашучыларга берничә киртәне җиңәргә, билгеле бер мәсьәләләрне хәл итәргә, гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен логик табышмакларны чишәргә кирәк. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Алтын ачкыч артыннан сәяхәт»квест-уенын оештырдылар. Чарада катнашучыларны күңелле конкурслар, кызыклы биремнәр һәм уеннар көтте. Квест башында балалар территориядә, хәзинә сандыгының ачкычы кайда яшеренуэ турында хат алдылар. Шулай ук балаларга маршрут рәсеме белән карталар тапшырылды. Катнашучылар белемнәренең тапкырлыгы ярдәмендә барлык сынауларны үттеләр һәм татлы тәм-томнар салынган сандыкны таптылар.
16 июньдә Сулэ авыл клубы мөдире балалар белэн "Жилэкле ял" дип аталган поход оештырды. Без балалар белән болынга киттек, анда без гадәттә җиләк җыябыз. Урман җиләкләре иң бай, баетылган һәм үз составы буенча тулы булган жимеш. Урман җиләгенең үзлекләре фармакологиядә һәм медицинада күптән билгеле. Алардан шифалы вареньелар, организмны витаминнар белән туендыручы, иммунитетны ныгытучы соклар әзерлиләр. Кайтканда, матур чәчәк бәйләмнәре җыеп, тәэсирләре белән уртаклаштык. Без балалар белән арыган идек, ләкин канәгать һәм кунелле кайттык.
Җәй айлары башлану белән өлкәннәргә дә, балаларга да мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрәсе килә. Саф һавада уйкау физик үсешкә ярдәм һәм уңай кәеф бүләк итә. Балалар өчен хәрәкәтчән уеннар-ул җәйге каникулларны күңелле һәм аның өстенә буш вакытны да сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү дигән сүз. 15 июнь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән табигатьтә хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Мондый чаралар балаларга яшьтәшләре белән аралашырга һәм дуслар булып калырга ярдәм итә. Төрле яшьтә булсаларда, балалар уеннар уйнарга бик яраталар. Безнең уеннардан балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.
15 июньдә «Uen Fest» фестивале кысаларында Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән татар халык уеннары үткәрделәр. Балалар татар халкы сәнгате, Татар уеннары төрләре белән таныштылар. Алар «Аю,бүре »халык уенын бик теләп уйнадылар. Халык уеннары акыл, характер, ихтыяр тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, билгеле бер рухи караш, халык иҗатына кызыксыну тудыралар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар!
Балаларның тормышын якты тәэсирләр белән баету максатыннан, әкият геройлары халык әкиятләре персонажлары белән аралашу аша, Баба Яганың туган көнендә, 15 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әкият герое» өчен макрама үтү буенча мастер - класс оештыралар, ул Убырлының балалар белән биюеннән башлана. Аннары ул үзенең туган көне барлыгын һәм яшь дуслары белән бергә үзенә бүләк ясарга теләвен белдерә. Кич кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
15 июнь конне Елыш авыл клубы модире балалар белэн "Куркынычсыз жэй" дигэн исем астында походларга барганда су янында ут белэн ничек эш итергэ кирэклеге турында викторина уздырылды. Кичэ барышында балаларны ике командага булеп сораулар бирелде, табышмакларга жаваплар эзлэдек. Соныннан "Ярыймы, ярамыймы?" дип исемлэнгэн сорау-жавап уены уйнатылды. Викторинада жинучелэр билгелэнмэде, барлык балалар да куркынычсызлык кагыйдэлэрен белулэрен курсэттелэр. Кагыйдэлэрне белу безнен тормышыбызны саклый, шуна курэ аларны белу безнен бурычыбыз.