Борынгыдан ук су чыганаклары – чишмәләрне «җир күзләре»дип атаганнар. Чишмәләр кешеләргә шатлык китерә, яшьлекләрен кайтара, бер тапкыр гына булса да салкын саф суын эчкән һәркемгә сихәт бирә. Шуңа күрә халык чишмәләрне саклый, алар турында шигырьләр, җырлар яза. 16 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире "Туган ягым чишмәсе" дип исемләнгән экскурсия оештырды . Чара”Рифкат чишмәсе” янында узды. Экскурсия вакытында чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының файдасы турында әңгәмә кордылар, чишмәләргә багышланган шигырьләрне, мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр. Балалар "Рифкать чишмәсе" нең кем истәлегенә һәм ни өчен шулай аталганын белделәр. Балалар шифалы, саф суын эчеп, салкын суында битләрен юып, чишмәгә рәхмәт әйттеләр.
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 15 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ...щул унайдан 15 июль конне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре велосипед яратучылар арасында «Бар нәрсә дуслыктан башлана» дип исемләнгән веломарафон уздырдылар. Катнашучыларга башта Халыкара дуслык көненең тарихы турында сөйләнде, барсында шушы бәйрәм белән котладык. Аннары веломарофонның тәртибе һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык..Ул мәдәният йорты яныннан башланып Завод Нырты мәктәбе янында тәмамланды. Һәр катнашучыны буләкләр, баллы призлар көтә иде. Веломарафон бик күңелле, җанлы үтте.
Авыл клубының ишекләре - аралашу, иҗат итү, ял итү өчен һәрвакыт ачык. Ә өстәл уеннары аралашу, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга өчен искиткеч сәбәп. Шашка һәм шахмат уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади фантазияне, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Ләкин иң мөһиме, өстәл уеннары тере аралашу. 15 июльдә балалар Керәнне авыл клубында дуслары белән үткәрделәр һәм буш вакытларын яраткан уеннарына багышладылар. Чара балаларга өстәл уеннарының кызыклы дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Өстәл уеннарында катнашучыларның барысы да күңелле ял иттеләр, яхшы кәеф алдылар һәм белемнәрен арттырдылар.
Керәнне авыл клубында 15 июльдә "Без әкият яратабыз" дип аталган танып белү сәгате уздырылды. Балаларның нәни чактан ук әкият ишетеп, яратып үсәләр. Чөнки әкиятләр дөньясы мавыктыргыч һәм серле. Балалар иң яраткан әкиятләрен ясарга теләгәннәренә гаҗәпләнәсе юк. Рәсем ясау, мөгаен, балаларның иң яраткан шөгыльләренең берседер. Рәсем ясар алдыннан, клуб мөдире «Шалкан» әкиятен укыды һәм балаларга бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр, рольләргә бүленеп, әкият уйнадылар. Шалканны «тартып чыгаргач», балалар яраткан геройларын һәм әкияттән ошаган сюжетларны ясадылар. Балалар дөньяларын онытып рәсем ясадылар. Барлык балалар да уңай тәэсирләр алдылар. Әлбәттә инде тәмле кәнфитләрсез дә булмады.
Менә нинди, безнең җәй!"Әдәби-уен программасы.
Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу күптән көтелгән каникул вакыты, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай эмоцияләр көтә. Иң мөһиме, җәйдә бик күп кызыклы чаралар табарга мөмкин! Елның бу искиткеч вакытынаЯңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре «Менә ул нинди, безнең җәй! " әдәби - уен программасы оештырылды., . Чара уен формасында узды. Программага табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән! . Балалар җәйне ничек уздырулары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, җәй турында табышмакларны чиштеләр, «безнең назлы җәйнең нинди төстә булуын әйт», «әкият геройлары», «сүзлек сөйлә»викториналарына җавап бирделәр. Балалар шулай ук уеннарда җитезлек, кыюлык һәм зирәклек өчен катлаулы сынаулар көткәннәр: «аюның борында», «үзеңә пар тап», «кемнең көймәсе тизрәк?». Чарада искиткеч һәм дус атмосфера, балалар елмаюы һәм көлү диңгезе хөкем сөрә. Барысы да күтәренке кәеф һәм яхшы кәеф алдылар!!!
Шигърият белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм. Ә туган авылыбыз турында искиткеч юллар авторы янәшәдә булганда, үзе әсәрләрен укый икәк -бу чын вакыйга. Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз Рушания Габбасованың – "Актым чишмә буенда" китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылган, автор белән очрашу –иҗат кичәсе булып узды, Әлеге китап туган як тарихына багышлана. Кичә барышында аның шигырьләрен хезмәттәшләре,дуслары укыды, шулай ук аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Шагыйрә туган як табигате, җанлылык, тормышка мәхәббәт темасына күп шигырьләр яза, Авыл темасы язучыны аеруча борчый ул кояш чыгуга, яңа көннең тууына соклана, тынычлык һәм яхшылык тели. Очрашу кешеләрнең күңелендә шатлыклы хисләр, тормыш, яшәү, кешеләргә хас булырга тиешле яхшы сыйфатлар турында җылы уйланулар калдырды..
15 июльдә Лесхоз СДК хезмәткәрләре А.С. Пушкинның биографиясе һәм иҗаты турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар белән «Пушкинның серләре» квест - уенын оештыралар һәм үткәрәләр. Квест станцияләр буенча уен рәвешендә узды, һәр этапта команда үтәлгән бирем өчен паззл фрагментын ала, алардан Пушкинның укучыларга мөрәҗәгат фразасын җыйдылар. Бөек кешенең фикерләренә иярү - иң кызыклы фән. Ахырда балалар бүләкләр һәм тәмле әйберләр алдылар.
15 июль конне Елыш клуб модире болында "Балалар Сабантуе" уздырды. Сабантуйда балалар да, яшьлэр хэм урта буын да барлык уеннарга актив катнаштылар. Элеге бэйрэмнен максаты балалар хэм яшьлэргэ милли уеннар ярдэмендэ татар халкынын йолаларын оныттырмау иде. Фэнис мулла узенен телэк догаларын халыкка житкергэннэн сон авыл жирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улы бэйрэмне ачып жибэрде. Бер-бер артлы милли уеннар, спорт уеннары уйналды. Уеннар концерт программасы белэн аралашып барылды. Барлык буын вэкиллэре дэ бик телэп уеннарда катнаштылар хэм призлар алдылар. Сабантуй тиешле дэрэжэдэ узды, барысына да бик ошады.
14 июль көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына “Пушкин картасы” проекты кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тальян моңнары” дигән мастер – класс үткәрделәр. Тальянда уйнау авыл халкы арасында һәрвакыт хөрмәтләнгән. Күп кенә җирләрдә тантаналар хәзер дә тальян белән үтә. Чарада катнашучылар милли музыкаль инструмент - тальян тарихы белән таныштылар. Балаларга төрле күнекмәләр күрсәтелде. Тальянда уйнау алымнары, тавыш өстендә ничек эшләргә, мехны ничек йөртергә кирәклеге аңлатылды. Балалар иң гади көйләрне өйрәнә башладылар.
Туган якны яратыр өчен, аны яхшы белергә кирәк, шуңа күрә 14 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен «Туган табигатьнең яраткан почмаклары»экологик экскурсиясен оештырдык. Әлеге чараның максаты балаларның туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Уен формасында балаларга табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык. Бу кагыйдәләр һәркемгә күптән билгеле кебек тоела, ә менә аларны үтәргә тырышалар, кызганычка каршы, барысы да түгел. Чарада балалар туган табигатьнең матурлыгы, аларны чолгап алган үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр һәм алынган барлык мәгълүмат экологик грамоталылык, мәдәният һәм экологик аң формалашуга ярдәм итте. Урманны тыңларга өйрәндек. Тавышларны тыңлаганнар һәм алардан кошларның тавышларын аерып чыгардык. Бу тавышларның нинди кошларга караганын билгеләргә тырыштык. «Кош калейдоскобы"уенын үткәрдек.Балалар шулай ук урманның төрле исләренә һәм сизү хисләренә игътибар иттеләр. Моның өчен балаларга төрле агачларның кабыгына, яфракларга кагылырга тәкъдим иттек. Экскурсия ахырында «Кем тизрәк», «Нинди агач?”, “Яфракны таны” дип аталган куңелле уеннар уйнатылды. Балалар үз сәяхәтләреннән бик канәгать иде. Ял итеп, истәлеккә фотолар ясадык.