"Туган ягым чишмәсе" экскурсия

2023 елның 16 июле, якшәмбе

Борынгыдан ук су чыганаклары – чишмәләрне  «җир күзләре»дип атаганнар. Чишмәләр кешеләргә шатлык китерә, яшьлекләрен кайтара, бер тапкыр гына булса да салкын  саф  суын  эчкән һәркемгә сихәт  бирә. Шуңа күрә халык чишмәләрне саклый, алар турында шигырьләр, җырлар яза. 16 июль көнне Керәнне авыл клубы  мөдире "Туган ягым чишмәсе" дип исемләнгән экскурсия оештырды . Чара”Рифкат  чишмәсе”  янында узды. Экскурсия вакытында чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының файдасы турында әңгәмә кордылар, чишмәләргә багышланган  шигырьләрне, мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр. Балалар "Рифкать чишмәсе" нең кем истәлегенә  һәм ни өчен шулай аталганын белделәр. Балалар шифалы, саф суын  эчеп, салкын суында битләрен юып, чишмәгә рәхмәт әйттеләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International