"Без әкият яратабыз" - танып белү сәгате.

2023 елның 15 июле, шимбә

Керәнне  авыл клубында  15 июльдә "Без әкият яратабыз" дип аталган  танып белү сәгате уздырылды. Балаларның нәни чактан ук әкият ишетеп, яратып  үсәләр. Чөнки әкиятләр дөньясы мавыктыргыч һәм  серле. Балалар иң яраткан әкиятләрен ясарга теләгәннәренә гаҗәпләнәсе юк. Рәсем ясау, мөгаен, балаларның  иң яраткан шөгыльләренең берседер. Рәсем ясар алдыннан, клуб мөдире  «Шалкан» әкиятен укыды һәм балаларга бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр, рольләргә бүленеп, әкият уйнадылар. Шалканны «тартып чыгаргач», балалар яраткан геройларын һәм әкияттән ошаган сюжетларны ясадылар.  Балалар дөньяларын онытып рәсем ясадылар. Барлык балалар да уңай тәэсирләр алдылар.  Әлбәттә инде тәмле кәнфитләрсез дә булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International