ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

19 июль көнне Керәнне авыл клубында, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында hәм Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнен 1101 елы унаеннан, үсеп килүче яшь буынга Милли hәм дини тәрбия бирүне дә күз унында  тотып,  "Хаҗ бүләге - оҗмах" дип исемләнгән очрашу уздырылды. Улы махсус  хәрби операцияда катнашучы,  хаҗ сәфәреннән кайткан авылдашыбыз Фәнүзә Гимадиева авылдашларга узенен сәфәре турында сөйләде. Чаранын икенче өлешендә Коръәннән аятләр укылып, илләребезнен тынычлыгы өчен, хәрби операциядәге егетләребезнен исән- имин кайтуларын сорап дога кылынды. Очрашу азагында барлык кунаклар  татар халкынын милли ризыклары белән чэй эчтеләр.  Үсеп килүче яшь буынны hәм өлкән буынны берләштергән, татар халкынын кунакчыллыгы символы булган бәлеш очрашуга җылылык hәм ямь өстәде.

Тэги: Керәнне авыл клубы

18 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндәрү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр белән алып барылды. Аннан соң халык милли уеннары уйналынды. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

18
июль, 2023 ел
сишәмбе

17 июльдә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә бәйрәм, ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.18 июльдә Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре фольклор утырышлары оештыралар. Чарага «Мизгел» фольклор коллективында катнашучы хатын - кызлар һәм ир – атлар килде. Тамашачылар «Халык көйләрен аны» викторинасында бик теләп катнаштылар, халык җырларын бердәм башкардылар, биеделәр.  Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, кешеләр борынгы заманда ничек яшәгәннәре, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре, ничек ял иткәннәре турында сөйләштеләр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

15-16 июльдә Ульяновск өлкәсендә "Поволжская глубинка" IX Бөтенроссия халык мәдәниятләре фестивале узды. Бәйрәм Павловск районының 95 еллыгына багышлана. Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А.Хантимиров әлеге фестивальдә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

14 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Бигәнәй мәдәният йорты Иләбәр авыл клубы  белән берлектә  "Моң агыла туган ягыма" урам концерты оештырды. Концерт программасы бик бай иде. Концерт номерлары арасында төрле, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Тамашачылар концерт программасыннан  чын күңелдән ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

14 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре  Кызыл Мишә мәдәният йорты белән берлектә терлекчеләр бәйрәме хөрмәтенә "Хезмәтегезгә хөрмәт" концерт программасы белән чыгыш ясадылар.Матур җырлар аша без яхшы теләкләр, эштә уңышлар җиткердек.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

          Кеше өчен барлык кыйммәтле әйберләрне дә алтын белән чагыштыру кабул ителгән. Табигать кешегә «алтын» бүләкләренең шундый төрлелеген бирә, аларны санап чыгу да кыен. Кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен дару үләннәре аеруча әһәмиятле. 18 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә дәвалау көче бар." дигән экологик сәгать үткәрделәр.Мәдәният хезмәткәрләре табигать бүләгенең кыйммәтләре турында сөйләделәр, дару үсемлекләренең шифалы үзлекләре, аларның төрлелеге, җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Моның өчен без балалар белән дәвалау үләннәре иленә сәяхәткә киттек. Мәдәният хезмәткәрләре буыннан-буынга үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турында мәгълүматны ничек тапшырулары турында сөйләделәр. Сәяхәтебез ахырында тагын бер кат: табигать юмарт, аңа сакчыл һәм кайгыртучан караш булганда гына ул безгә булыша алганын аңладык.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

16
июль, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 16 июлендә Яңа Мичан авылында мәдәният хезмәткәрләре традицион бәйрәм авылдашлар очрашуы" Яна Мичэнем киндер кочагын, жылыдыр учагын"оештырдылар. Авылдашлар очрашуы-авылдашларның зур гаиләсе өчен һәрвакыт игелекле һәм якты тантана, ул дуслар, якыннар белән бик яхшы вакыт үткәрергә, авыл тормышыннан күңелле һәм якты мизгелләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә.Мичән авыл җирлеге башлыгы һәм Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Төрле ярышлар һәм уеннар уздырылды. Авыл халкы һәм кунаклар анда актив катнаштылар. Барлык җиңүчеләр дә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кичкә кадәр авылда музыка яңгырады. Концерт программасы  дискотека белән алыштырылады. Бу чарада катнашучыларга һәм кунакларга йөрәкләрегездәге бәхет өчен рәхмәт!

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

    Балалар белән туган авыл сукмаклары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 16 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Туган якны өйрәнәбез» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Туган табигатьнең матурлыгын, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, табигатьтә, бакчаларда хэр адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар әйтелде. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокландылар, үсемлекләрне аерырга, белергә өйрәнделәр, күргәннәреннән бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан шушы авылда яшәүче, уңган тырыш Зиатдинов Рифатның крестьян - фермер хуҗалыгында   дәвам итте. Ул балаларны хуҗалыктагы эшнең барышы белән таныштырды.Бугенге сәяхәтебез балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Беләзек-һәр мода яратучы кызда булырга тиешле аксессуар. Беләзек үрү җиңел, иң мөһиме – тәртибен истә калдыру. Мондый эш балаларның вак моторикасын һәм иҗади сәләтләрен үстерә. 16 июль көнне Оет авыл клубында беләзекләр үрү буенча мастер-класс уздырылды. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар стильле, матур беләзек ясадылар. Һәркем үзе белән үз куллары белән ясалган беләзекне алып китте.

Тэги: Оет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International