ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Бабушки и дедушки – милые, родные»  акциясе үткәрделәр. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән өйләренә барып Корбанова Ракыя  һәм Шайхуллина Гөлнур апаларны котладылар.  Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшшырдылар. Олы кеше өчен иң яхшы бүләк-игътибар һәм яхшы кәеф!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5 октябрьдә бөтен ил буенча укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Укытучының һәр бала тормышында роле бәяләп бетергесез, чөнки нәкъ менә укытучы киләчәк юл өчен кирәкле белемнәрнең нигезен салу белән генә чикләнми, ә һәр укучыга үз җанының бер өлешен сала, яңа казанышларга илһам бирә һәм мотивацияли. Алар безгә ышаналар, бернәрсәгә дә карамастан, алар безгә ышаныч һәм уңышка өмет уяталар. Көн саен алар безгә белем генә түгел, күңелләрен дә салалар. Һәр укытучы үз укучыларын хәтерли һәм аларның казанышларына шатлана.5 октябрьдә педагог һәм остаз елы кысаларында, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре укучылар белән бергә «Без укытучының бөеклеген данлыйбыз»дигән акция-котлау үткәрделәр. Әлеге акциядә катнашучылар чын күңелдән укытучыларга нык сәламәтлек, тормыш шатлыгы, тынычлык, игелек һәм иминлек, үз һөнәрләренә тугры калуларын һәм һәр көн балалар белән бергә белемнәрнең югары нокталарына күтәрелүләрен теләделәр. Чәчәкләр, елмаюлар, җылы теләкләр һәм кайнар кочаклар һәр катнашучыга бүләк ителде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Укытучылар көне-иң җылы, күңелгә үтеп керерлек бәйрәмнәрнең берсе. Бу үсеп килүче буын укытучысының һәм остазының хезмәтен кадерләгән һәм хөрмәт иткән һәркем өчен бәйрәм, һәм бу көнне без үзебезнең өлешебезне салган педагогларга хөрмәт күрсәтергә ашыгабыз һәм бүген балаларыбызны өйрәтүчеләрне котларга телибез.Бәйрәм көнендә 5 октябрь конне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында "Укытучы көне - зирәклек, белем һәм хезмәт бәйрәме" дигэн чара оештырылды.Бәйрәмдә мәктәп һәм укытучылар турында матур җырлар яңгырады, балалар үзләренең шигырьләрен һәм мәктәп тарихларын сөйләделәр. Шулай ук мәктәп тормышы турында викторина үткәрделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

5 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында, Укытучы һәм остаз елына багышланган "Укытучы- горур исем" темасына танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар 2023 ел- педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнен, укытучы эше җәмгыятьтә мөһим урын алып торганын искә төшерделәр. Чара башында авыл клуб мөдире укытучы һөнәре, укытучының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Аннары балалар укытучылар турында шигырьләр укыдылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, яраткан уку предметлары һәм укытучылары турында сөйләделәр.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Укытучыга көзге чәчәк бәйләме» исемле  рәсем конкурсы үткәрделәр.

  Балалар яраткан укытучыларына карата хисләрен белдергән матур рәсемнәр ясадылар.

Үзләренең иҗатында балалар бөтен фантазияләрен күрсәттеләр, чөнки көзге чәчәк бәйләмнәре – гадәти булмаган композицияләр, алар үзләрендә көзнең барлык төсләрен, җимешләрен диярлек берләштерә алалар: чәчәкләр, яфраклар, ботаклар, җиләк-җимешләр. Яшь рәссамнарның эшләре бик төсле, күңелгә үтеп керә торган һәм кабатланмас булып чыкты.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

 Октябрь аенда безнең илдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә.

5 октябрь көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «В мире животных новостей» исемле викторина үткәрделәр. Чараның төп максаты-балаларның игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтү, аларга карата җаваплылык хисе уяту, балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, әйләнә-тирә мөхиткә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Китапханәче сөйләвеннән, балалар хайваннар дөньясының кеше тормышында мөһим урын алып торуын белделәр,  шулай ук, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

Балалар үзләренең йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр.

Ахырда китапханәче балаларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген искәртте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5 октября в нашей стране отмечают свой профессиональный праздник педагоги. Этот праздник объединяет людей, которые ежедневно отдают себя нужному для общества и страны делу – воспитанию и обучению детей, подготовке их к жизни в современном обществе. Учителя, которые ушли на пенсию и уже не преподают, могут остаться обделёнными вниманием. 4 октября заведующая Креннинским сельским клубом предложит  ученикам совместно поздравить педагогов, которые уже на пенсии. В  День учителя свою частичку праздника смогут  получить  пожилые педагоги-пенсионеры, которые  провели  всю жизнь у школьной доски и вышли на пенсию.  Заведующая сельским клубом,   вместе с детьми   сходит  в гости к людям, которые преподавали в  школе, скажут  много добрых слов и подарят  цветы и открытки, сделанные своими руками.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында укытучылар көне унаеннан hәм  өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган, "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары  ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә  багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында укытучылар көне унаеннан hәм  өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган, "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары  ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә  багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

Выступление на радио «Саба дулкыннары5 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Саба дулкыннары» радиокомпаниясенең туры эфирында чыгыш ясады. Бу репортажда фольклор коллективы үз төбәгенең мәдәни мирасы белән радиокомпания тыңлаучыларының киң аудиториясе белән уртаклашты. Радиода барлык тыңлаучыларга «Тулган ай» коллективы тарихы һәм халык мәдәниятен саклауда әһәмияте турында яхшырак белергә мөмкинлек бирде. Алар фольклор белән бәйле хатирәләре һәм хисләре белән уртаклаштылар. «Тулган ай» коллективының чыгышы бу радио эфирының якты өлеше булып тора. Фольклор җырларын башкару барлык тыңлаучыларга шатлык һәм соклану китерде, ә уникаль көйләр халыкның рухын һәм традицияләрен матур итеп тапшырды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International