7 октябрьдә Килдебәк мәдәният йортында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!, Кече Шинар мәдәният йорты каршында эшләп килүче Мирас фольклор коллективы хезмәткәрләре , китапханәче, Оет авылы мәдәният хезмәткәре һәм китапханәче , белән берлектә тамашачыларга авылыбызда һаманда яшәп килүче гореф гадәт “Кияү мунчасы” тәкъдим иттеләр. Татар авылларында мондый йола саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләргә, ягалар кияү белән кәләшне беренче,, мунчага җырлар һәм теләкләр белән, "Уфалла" арбаасында тартып мунчага алып баралар.. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы" белән сыйлыйлар, шаяртулар да, биюләр дә, җырлар да була. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
7 октябрьдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «һөнәр сайлау - һәркемнең хыялы» дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең типологиясе һәм төрле характеристикалары белән таныштылар, кайбер киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар. Киләчәккә планнары һәм теләкләре белән уртаклаштылар, теге яки бу һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар.
9 октябрь - Бөтендөнья почта көне, БМО системасында билгеләп үтелә торган күп кенә танылган бәйрәмнәрнең берсе. Почта безгә күп еллар хезмәт итә, шуңа күрә без илнең икенче ягында яшәүче башка кешеләр белән элемтәгә керә алабыз. Аларга хат язарга, открытка яки телеграмма белән котларга, бүләкләр яки күчтәнәчләр белән посылка яки бандероль җибәрергә, ниндидер эшлекле хат җибәрергә. Аны китерү белән бәйле белгечләрнең бергәләп эшләве бөтен почтаның эш төгәллегенә бәйле. 6 октябрь бәйрәме хөрмәтенә Ике басу Арташ авыл китапханәсе Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә китаплар бирү пунктында "почтальоннарга хөрмәт һәм дан"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гайнуллина Дулкыния почта өлкәсендә 30 ел эшли һәм пенсиягә чыга, Газизянова Нурзия 42 ел эшли, ә Мөхәрләмова Нәзифә бу вазифада эшләвен дәвам итә.
Чара кысаларында "Почтальон безгә нәрсә китерде?" дип аталган күргәзмә оештырылды, анда газета һәм журналлар белән танышырга мөмкин.
Шулай ук СВО катнашучысының әнисе белән очрашу узды. Котладык һәм рәхмәт сүзләре әйттек.
Ана көче улларын сугыш кырларында сакласын һәм алар җиңү белән өйгә кайтсын.
Чара ахырында барлык почта хезмәткәрләренә иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләдек!
Өлкәннәр декадасы кысаларында 7 октябрьдә Иске Икшермә мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Өчнарат авыл клубында «Зирәклек, җылылык һәм игелек бәйрәме» дигән бәйрәм концерты үткәрделәр . Бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәге кешеләрнең игелекле һәм ягымлы йөзләрен күрү бик күңелле булды . Алар тамашачылар өчен иң яхшы номерлар әзерләгән үзешчән артистларга көчле алкышлар яудырдылар. Бәйрәм программасы вакытында залда күңел җылысы һәм шатлык атмосферасы торды. Килгән өлкәннәребез бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии һәм хәтта яраткан җырларын башкара алдылар.
6 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Яхшылык могжизалар тудыра »дип исемләнгән мәрхәмәтлелек атнасында катнаштылар. Кешене балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәктә кем булачагын белмибез, ләкин бер нәрсәгә ышанабыз: алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки алар битараф булмаган кешеләр булып үсә. Чараның асылы-ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балалар сәламәтлеге начар булган Корбанова Рауза Саетгали кызында еш булалар. Бүген без аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм иттек. Соңыннан балалар концерт номерлары белән куандырдылар, чәчәк букеты бүләк иттеләр.Пенсионер ханым балаларга зур рәхмәтен белдерде һәм тәмле ризыклар белән сыйлады .
6 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Сәламәт тәндә-сәламәт рух»дип аталган сәламәтлек сәгате узды. Чарага Эзмә авылы фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Балалар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, җаваплы тәртип, сәламәтлек турында кайгырту культурасы дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләштек. Сәламәтлекнең төп факторлары-хәрәкәт, чыныгу,дөрес туклану, режим. Балалар физкультура, спорт, дөрес туклану, режимның файдасы турында тыңладылар. Чара әңгәмә формасында узды. Ахырда балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча видео дәресләр карадылар.
2023 елның 17 октябрендә Яңа Мичән , Иске Мичән мәдәният йорты һәм китаәпханәсе һәм Керәнне авылы хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган үзешчән-сәнгатьтә катнашучылары белән әзерләнгән" Хезмәтегез хормэтле" бәйрәм концерты узды."Икмәк-тормыш нигезе" күргәзмәсе тәкъдим ителде Котлаулар белән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы чыгыш ясады. .
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, акыллы, хөрмәтле, елларга карамастан, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Мөгаен, шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына бер атна, хәтта озаграк үткәрелә.
6 октябрьдә Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният белгечләре белән берлектә бәйрәм итеп чәй эчу уздырылды.Чәй эчкәндә авыл хатын-кызлары яшьлек җырларын искә төшерделәр, шатлыклы һәм авыр тормыш хәлләре белән уртаклаштылар. Халык уеннары уйнадык, көзге табышмакларны чиштек, җырлар җырладык.
5 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында Кызыл Мишә мәдәният йорты, Көек, Мингәр, Сабай авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр декадасына һәм укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә өлкәннәрне һәм укытучыларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х., "Саба" җәмгыятенең "Мичан" бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Р. Шәймәрданов котлады. Мәдәният хезмәткәрләре кадерле кунаклар өчен эчтәлекле музыкаль программа әзерләделәр. Г. Камал театрының атказанган артистлары Әсхәт Хисмәтов, Әхмәт Кәримов кунакларны яраткан җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына җылы якты сүзләр ишеттеләр.
50 ел бергэ гомер итеп, алтын туй көне җиту һәр гаилә өчен бик узенчәлекле, кунелле бәйрәм. 6 октябрь көнне Елыш авыл клубы мөдире "Озак яшэгез!" - дигэн исем астында шушы бәхет елмайган Баталовлар гаиләсен котларга барды. Клуб мөдире, ООО "СХП Шытсу" җәмгятеннән һәм авыл җирлегеннән килүчеләр чын күңелләреннән 50 ел бергә торучы Баталовларга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп бүләкләр тапшырдылар. Яшьләре барса да әлеге гаилә гел хәрәкәттә һәм һәрвакыт шат күңелле. Аларның яшьләргә теләкләре шул : кемнең озак һәм бәхетле гомер итәсе килә, һәрвакытта хәрәкәттә булырга һәм тормышның һәр минутына сөенергә, вакытны югалтмаска.