«Яхшылык могжизалар тудыра» мәрхәмәтлелек атнасы

2023 елның 6 октябре, җомга

 6 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Яхшылык могжизалар тудыра »дип исемләнгән мәрхәмәтлелек атнасында катнаштылар. Кешене балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәктә кем булачагын белмибез, ләкин бер нәрсәгә ышанабыз: алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки алар битараф булмаган кешеләр булып үсә. Чараның асылы-ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балалар сәламәтлеге  начар булган Корбанова Рауза Саетгали кызында  еш булалар. Бүген без аңа хуҗалык эшләрендә  ярдәм иттек. Соңыннан  балалар концерт номерлары белән куандырдылар, чәчәк букеты  бүләк иттеләр.Пенсионер ханым балаларга зур рәхмәтен белдерде һәм тәмле ризыклар белән сыйлады .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International