ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

24 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Халыкара әниләр көненә багышланган «Кояш гомере телибез, әниләр сезгә» дигән бәйрәм концерты оештырды. Концерт күңел җырлары, гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, тормыш скетчлары белән үрелеп барды. Концерт программасы якты һәм бай булды. Катнашучылар Керәнне авылы клубы тамашачылары белән бергә актив вакыт үткәрделәр, бергә җырлар җырладылар. Ахырда әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Пукал авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Ана бәхете"исемле бәйрәм концерты булды.концертта Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары мөдирләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Төрле матур номерларга бай матур чара измә мәдәният йортының бию коллективы һәм пукал авылы яшьләре катнашында узды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде. Бу бәйрәм концертка килгән барлык әниләр өчен дә чын бүләк булды.Бәйрәм дәвамында әниләребезгә рәхмәт, соклану, хөрмәт һәм ярату сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп матур өй һәм җылылык атмосферасында узды, ә иң мөһиме бүләк итте.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты
Тэги: Туктар авыл клубы

Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни-тормышта иң мөһим кеше. Елдан-ел бу бәйрәм безнең йортларга ныграк керә бара. Әниләр көне-җылы, ихлас бәйрәм. 23 декабрь көнне Өтернәс авыл клубында Әниләр көненә багышланган «Могҗизалар кыры»уены рәвешендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Кичәдә әниләр тапкырлык, зирәклек белән ярыштылар. Өч турда Мифтахова Зөлфирә, Зәйнуллина Әдилә, Шәйхетдинова Гөлназ җиңүче булдылар. Ә финал уенында Зәйнуллина Адилә җиңде. Катнашучыларның күңелле җырлары, матур шигырьләре, юморы кичәне бизәде. Уен ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй эчеп дәвам итте.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

23 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Бисерный калейдоскоп» дигән сәйлән үрү буенча мастер-класс булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар, катнашучыларны сәйлән белән эшләүнең төрле техникаларына өйрәтә. Чараның максаты катнашучыларны сәйлән үрү нигезләре белән таныштыру, аларны берничә база техникасына өйрәтү һәм үз сәйлән бизәнү әйберләрен ясарга ярдәм итү иде. Балалар әниләр көненә үз куллары белән бүләк ясап өлгерергә тырыштылар. Мастер-класс җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

22
ноябрь, 2024 ел
җомга

22 ноябрь көнне Туктар авыл клубында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өстәл теннисы буенча уен узды .«Теннис өстәле янында очрашу» уены катнашучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен үткәрелде. Егетләр рәхәтләнеп теннис уйнап кына калмады, һәркайсы үз уен осталыгы белән аралашты һәм уртаклашты, җиңүчеләр билгеләнде.Барлык катнашучылар да бүләкләнде.

Тэги: Туктар авыл клубы

22 ноябрь көнне Туктар авыл клубында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өстәл теннисы буенча уен узды .«Теннис өстәле янында очрашу» уены катнашучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен үткәрелде. Егетләр рәхәтләнеп теннис уйнап кына калмады, һәркайсы үз уен осталыгы белән аралашты һәм уртаклашты, җиңүчеләр билгеләнде.Барлык катнашучылар да бүләкләнде.

Тэги: Туктар авыл клубы

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады.

   Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне Сулэ авыл клубы,Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Сәрдә авыл клубында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән позитив диңгезен алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International