22 ноябрь көнне Туктар авыл клубында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өстәл теннисы буенча уен узды .«Теннис өстәле янында очрашу» уены катнашучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен үткәрелде. Егетләр рәхәтләнеп теннис уйнап кына калмады, һәркайсы үз уен осталыгы белән аралашты һәм уртаклашты, җиңүчеләр билгеләнде.Барлык катнашучылар да бүләкләнде.