"Ана бәхете"

2024 елның 23 ноябре, шимбә

Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Пукал авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Ана бәхете"исемле бәйрәм концерты булды.концертта Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары мөдирләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Төрле матур номерларга бай матур чара измә мәдәният йортының бию коллективы һәм пукал авылы яшьләре катнашында узды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде. Бу бәйрәм концертка килгән барлык әниләр өчен дә чын бүләк булды.Бәйрәм дәвамында әниләребезгә рәхмәт, соклану, хөрмәт һәм ярату сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп матур өй һәм җылылык атмосферасында узды, ә иң мөһиме бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International