ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2025 ел
якшәмбе

15 мартта Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен «Хатын-кызлар һәм сугыш»батырлык дәресе үткәрелде.Китапларга күзәтү дә шулай ук булды. Аның бурычларына укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен киңәйтү, анда катнашучыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтү, шулай ук туган җиргә патриотик хис һәм мәхәббәт формалаштыру керә. Чарада катнашучылар хатын-кызларның: танкисткаларның, очучыларның, снайперларның, диңгезчеләрнең, разведчикларның, партизанкаларның, врачларның һәм санинструкторларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Чара азагында без батырлыкны истә тоту һәм хөрмәт итүнең ни өчен шулай мөһим булуы турында фикер алыштык. Бу чара укучыларга хатын-кызларның хәрби батырлыкларының мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшкән каһарманнарга рәхмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итте!

Тэги: Иске Мичән мәдәният йорты

15
март, 2025 ел
шимбә

  14  март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты буенча “Халык мәдәниятенең якты дөньясы” дигән фольклор кичә үткәрделәр. Катнашучылар электән килгән татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштылар, борынгы табышмаклар чиштеләр, татар халык уеннары уйнадылар һәм җырлар башкардылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

15 мартта Эзмә мәдәният йортында  балалар белән «Язгы куркынычлар» темасына профилактик әңгәмә узды. Язгы чорда сулыклар җитди куркыныч тудыра, чөнки кояш нурлары астында боз йомшак була, ныклыгын югалта, һәм аның өслегенә чыгу куркыныч була. Яз көне травматик куркыныч факторлар бозлавык, бина түбәләреннән кар төшү була. Ел саен күп олылар һәм балалар бу куркынычсызлык чараларын санга сукмыйлар. Яз-елның искиткеч вакыты. Табигатьнең бу искиткеч уяну чорында проблемалардан саклану өчен, без төрле тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәребезне кулланырга тиеш!

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

14 нче  март көнне  Бигәнәй  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен китапханә белән берлектә «Терроризм – кешелеккә каршы явызлык» дигән толерантлык дәресе үткәрде. Чара башында мәдәният йорты мөдире террорчылыкның күпсанлы кеше корбаннары китерә торган заманның иң куркыныч күренешләре исәбенә керүе турында сөйләде. 

Тэги: Бигәнәй

14
март, 2025 ел
җомга

14 март көнне Туктар авыл клубы яшүсмерләр һәм яшьләр белән "Тәмәке тарту куркыныч тозак"дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Яшьләр тәмәкенең куркынычын һәм зарарын тулысынча аңласын өчен, тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында журналдан мәкалә укылды.мондый әңгәмәләр яшьләргә аның куркыныч икәнен аңлау өчен бик мөһим.

Тэги: Туктар авыл клубы

14 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен «Рукотворные чудеса» дигән танып-белү мастер-классы уздырылды. Әлеге чараның максаты балаларны халык кәсепләре белән таныштыру һәм иҗади күнекмәләрне үстерү иде. Мәдәният йорты белгече балаларга агачтан матур әйберләр ясаучы җирле осталар турында сөйләде. Аннары мастер-класс катнашучылары практик өлешкә күчтеләр - агач материаллардан машина модельләрен ясауга керештеләр. Балалар кызыксынып үзләренең «кулдан ясалган могҗизаларын» ясадылар, фантазия һәм тапкырлык күрсәттеләр. Мастер-класс балаларны халык иҗатына җәлеп итүгә һәм кул хезмәтенә кызыксыну үстерүгә ярдәм итте.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Рамазан ае көннәрен файдалы үткәрү максатыннан 13 март көнне Эзмә мәдәният йортында "Диндә бөтен сорауга да җәвап бар"дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Чарага Мөдәррис хәзрәт Гыймранов чакырылган иде. Катнашучылар үзләренең кызыксынган сорауларын бирделәр, аларга канәгатьләнерлек җаваплар алдылар. Мондый дини очрашулар кешене игелек һәм гаделлек юлына юнәлдерүче принциплар җыелмасын үз эченә ала. Алар безне бер-беребезгә карата игелекле булырга, көчсезләр һәм мохтаҗлар турында кайгыртырга рухландыра, шәфкатьлелек һәм кызгану кыйммәтен тәрбияли.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

13 март көнне Туктар авыл клубы балалар белән "Сәламәт булу шәп"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә гигиена, дөрес туклану, көн режимын үтәү турында сөйләштеләр.Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, спорт һәм физик хезмәт белән шөгыльләнергә кирәк.

Тэги: Туктар авыл клубы

 13 март көнне Лесхоз мәдәният йортында "Сәйлән" балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр өчен концертта уңышлы чыгыш ясау уңаеннан күңел ачу программасы үткәрелде. Бу клуб берләшмәсе күптән түгел генә үз эшчәнлеген башлап җибәде һәм аңа 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар бик теләп йөри. Балалар өчен кызыклы уеннар, лотерея һәм чәй эчү оештырылды. Чара башында түгәрәк җитәкчесе Г.Зиннәтуллина үз укучыларын премьера белән котлады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Балалар бу көнне рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, тагын да ныграк якынлаштылар, бердәм команда булуның мөһимлеген тойдылар. Шулай итеп, чара җылы, дустанә шартларда узды, балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International