Танып – белү сәгате “Покорители Космоса”

2025 елның 12 апреле, шимбә

11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен китапханә белән берлектә   "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.

.    Мәдәният йорты мөдире Беренче Космонавт Юрий Гагарин турында сөйләде. Юрий Гагарин  беренче булып Җиргә тирәли  очып әйләнгән. Чара барышында катнашучылар ХХ гасыр тарихыннан иң героик вакыйгаларның берсе булган -Космоска беренче очкан Герой Космонавт Юрий Гагарин  белән таныштылар, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар космик киңлекне беренче тикшеренүчеләр, космик очу аппаратларының төзелеше, җирнең беренче ясалма иярчене, планеталарның һәм күк җисемнәренең фантастик дөньясы турында белделәр. Чарага "Космосның шаккаткыч дөньясы" дигән китап күргәзмәсе куелды, анда Галәм, планета, йолдызлар, галактикалар, беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International