Концерт "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, “Хәтер китабы”на төренеп...”

2025 елның 11 апреле, җомга

10 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Туган җиргә  кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы”на төренеп " концертларына авылдашлары өчен культпоход оештырдылар. Әлеге концерт Бөек Ватан сугышында сугышчыларның күрсәткән  батырлыгын  мәңгләштерүне истә тотып-  Җиңү көненә багышлана. Бу илебезнең һәр кешесенең күңелендә һәм йөрәгендә мәңгегә булган бәйрәм! Концертта һәркемгә таныш һәм яраткан сугыш еллары җырлары, шулай ук заманча җырлар яңгырады. Иң авыр һәм иң караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм балаларга өмет биргән җырлар алар. Патриотик концерт югары осталык дәрәҗәсендә узды. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International