Дөньяда бәйрәмнәре булмаган халыклар юктыр. Татар халкы тормышында гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләр белән беррәттән халык бәйрәмнәре дә мөһим урын алып тора. 1 августта Керәнне авыл клубы "Балкыш" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә "Миллек бэйлэу йоласы" - кышка миллекләр әзерләү буенча фольклор-йола чарасы оештырды Чарада катнашучылар кышка каен, имән, әрем миллекләре әзерләүне һәм миллекләр өчен дару үләннәре җыю йоласын күрсәттеләр. Шулай ук каен миллекләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм мунчада ничек дөрес кулланылырга кирәклеге турында әңгәмә кордылар. Җыр һәм уеннарсыз нинди бәйрәм соң? Тальян моңнарына кушылып урман буйларына җыр агылды. «Яшь гомер», «Күбәләк», «Мәтрүшкәләр», «Җидегән чишмә»… Җырлары җанга шифа бирсә, хуш исле үлән чәе тәнгә шифа булды. Яшьлек хәтирәләрен яңартып, җырлап, уйнап миллек бәйләделәр авылдашлар. Күңелле бәйрәм оештырганы өчен клуб мөдиренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
29 июльдә Керәнне авыл клубы «Кешеләргә елмаюың өләш» дип исемләнгән акция үткәрде. Бу акция башкаларга яхшылык эшләү һәм күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан эшләнде. Көтелмәгән күңелле хәлләр һәрвакыт кешене сөендерә, аның кәефен күтәрә, күңелсезлектән коткара ала. Катнашучылар смайликлар ясадылар, урамга чыктылар һәм үтеп баручыларга елмаюлы смайликлар тараттылар һәм үзләренең нурлы елмаюларын бүләк иттеләр! Елмаю-кәеф символы, һәр кешенең эчке дөньясын чагылдыру. Аның ярдәмендә мавыктырырга, сорарга, ышандырырга мөмкин. Елмаю һәртөрле тормыш ситуацияләрендә ярдәм итә, кешеләрне үзенә җәлеп итә. Мөмкин кадәр еш елмаегыз һәм бөтен дөнья сезнең яхшы кәефегез турында белсен!
Татарстан республикасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире балалар өчен "Уен фест"- Халык уеннары оештырды. Бу чара үсеп килүче яшь бунны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Клуб мөдире балаларга, әби-бабайларыбыз яшь чакта уйнаган “Йөзек салыш” уенын тәкъдим итте, уенның кагыйдәләрен һәм уйнау тәртибен аңлатты. “Йөзек салыш” уены балаларда зур кызыксыну уятты.
Гаилә-төрле буыннар берләшмәсе: балалар – ата-аналар-якын туганнар. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Һәр гаиләдә традицияләрнең роле бәхәссез. Гореф-гадәтләр якынайта, туганлык бәйләнешләрен ныгыта һәм дуслаштыра. 22 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире, Татарстан респуи\бликасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, "Гөрләп яшик әле, туганнар!" дип исемләнгән шәҗәрә линиясе буенча туганнар белән очрашу оештырды. Урман аланында бер гаилә вәкилләре генә түгел, ә өч гаилә линиясенең туганнары җыелды. Бүген өлкән буын үз тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты, шулай ук ата-бабаларының сөйләгән кызыклы очракларны да әйтеп узды. Әти-әниләренең “Йөзек салыш”, "Наза", "Бишле бию", “Гөлбану” фольклор уеннары яшь буынга тәэсир итте. Гаилә бәйрәмендә ретро җырлар да, гитара астында заманча эстрада җырлары да яңгырады. Сыйсыз да булмады: зур казанда пылау пешерделәр, күмер самавырыннан тәмле чәй эчтеләр, өстәлне төрле милли ризыклар һәм тәм-томнар бизәде. Туганнар көтеп алынган очрашуның һәр минутының кадерен белеп калырга тырыштылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, сыйландылар. Күңелле һәм онытылмас булды очрашу.
19 июль көнне Керәнне авыл клубында, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында hәм Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнен 1101 елы унаеннан, үсеп килүче яшь буынга Милли hәм дини тәрбия бирүне дә күз унында тотып, "Хаҗ бүләге - оҗмах" дип исемләнгән очрашу уздырылды. Улы махсус хәрби операцияда катнашучы, хаҗ сәфәреннән кайткан авылдашыбыз Фәнүзә Гимадиева авылдашларга узенен сәфәре турында сөйләде. Чаранын икенче өлешендә Коръәннән аятләр укылып, илләребезнен тынычлыгы өчен, хәрби операциядәге егетләребезнен исән- имин кайтуларын сорап дога кылынды. Очрашу азагында барлык кунаклар татар халкынын милли ризыклары белән чэй эчтеләр. Үсеп килүче яшь буынны hәм өлкән буынны берләштергән, татар халкынын кунакчыллыгы символы булган бәлеш очрашуга җылылык hәм ямь өстәде.
Борынгыдан ук су чыганаклары – чишмәләрне «җир күзләре»дип атаганнар. Чишмәләр кешеләргә шатлык китерә, яшьлекләрен кайтара, бер тапкыр гына булса да салкын саф суын эчкән һәркемгә сихәт бирә. Шуңа күрә халык чишмәләрне саклый, алар турында шигырьләр, җырлар яза. 16 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире "Туган ягым чишмәсе" дип исемләнгән экскурсия оештырды . Чара”Рифкат чишмәсе” янында узды. Экскурсия вакытында чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының файдасы турында әңгәмә кордылар, чишмәләргә багышланган шигырьләрне, мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр. Балалар "Рифкать чишмәсе" нең кем истәлегенә һәм ни өчен шулай аталганын белделәр. Балалар шифалы, саф суын эчеп, салкын суында битләрен юып, чишмәгә рәхмәт әйттеләр.
Авыл клубының ишекләре - аралашу, иҗат итү, ял итү өчен һәрвакыт ачык. Ә өстәл уеннары аралашу, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга өчен искиткеч сәбәп. Шашка һәм шахмат уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади фантазияне, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Ләкин иң мөһиме, өстәл уеннары тере аралашу. 15 июльдә балалар Керәнне авыл клубында дуслары белән үткәрделәр һәм буш вакытларын яраткан уеннарына багышладылар. Чара балаларга өстәл уеннарының кызыклы дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Өстәл уеннарында катнашучыларның барысы да күңелле ял иттеләр, яхшы кәеф алдылар һәм белемнәрен арттырдылар.
Керәнне авыл клубында 15 июльдә "Без әкият яратабыз" дип аталган танып белү сәгате уздырылды. Балаларның нәни чактан ук әкият ишетеп, яратып үсәләр. Чөнки әкиятләр дөньясы мавыктыргыч һәм серле. Балалар иң яраткан әкиятләрен ясарга теләгәннәренә гаҗәпләнәсе юк. Рәсем ясау, мөгаен, балаларның иң яраткан шөгыльләренең берседер. Рәсем ясар алдыннан, клуб мөдире «Шалкан» әкиятен укыды һәм балаларга бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр, рольләргә бүленеп, әкият уйнадылар. Шалканны «тартып чыгаргач», балалар яраткан геройларын һәм әкияттән ошаган сюжетларны ясадылар. Балалар дөньяларын онытып рәсем ясадылар. Барлык балалар да уңай тәэсирләр алдылар. Әлбәттә инде тәмле кәнфитләрсез дә булмады.
13 июль көнне Керәнне авыл клубы балалар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуны, җәйге ялны күңелле һәм файдалы уздыруны күздә тотып «Минем дустым туп» дип исемләнгән уен программасын үткәрде. Программаның төп герое туп булды. Чара башында балаларга тупның нинди спорт төрләрендә кулланылуын искә төшерергә, туп белән уеннарны санап чыгарга тәкъдим ителде. Программа бик күп күңелле уеннар белән тулы иде, ул бер баланы да битараф калдырмады. Футбол уенын волейбол уены алыштырды. Олы балалар кечеләрне “ Ашарга ярый – ашарга ярамый”, “Кайнар бәрәңге”, “Вышибалы”, "Мин биш исем беләм ... » кебек үзләренең яраткан уеннарын уйнарга өйрәттеләр. Шундый гаҗәеп гади һәм шулкадәр мавыктыргыч кечкенә генә тубыбыз, көне буе балаларны сөендерде. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Ә иң мөһиме, сәламәт яшәү һәм дуслык үрнәге күрсәттеләр.
Фокусны кем генә яратмый икән? Фокусны барысы да - өлкәннәр дә , балалар да ярата, чөнки фокус — кечкенә тылсым. 12 июль көнне Керәнне авыл клубында балалар фокусчыларга әверелделәр. Малайлар һәм кызлар үзләрен “Тылсымчылар” дип атадылар. “Яшь тылсымчылар” төрле трюклар башкардылар, үзләрен тылсымчы ролендә сынап карадылар, фокус серләрен ачарга тырыштылар. Тик торганда шешәдәге суның төсен үзгәртүен күрдек, бер стакан суны кәгазь битенә әйләндергәндә суның түгелмәвен күзәттек. Акыллы шар үз өстенә кәгазь кисәкләрен җыйганга, энә кадалгач, шарның шартламавына гаҗәпләндек. Фокуслар күңелне күтәрә, шулай ук җитез һәм игътибарлы булырга өйрәтә, хәтерне яхшырта .