Күңел ачу программасы “Тылсымчылар”

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Фокусны  кем генә яратмый икән? Фокусны  барысы да -  өлкәннәр дә , балалар да ярата,  чөнки фокус — кечкенә тылсым.  12 июль көнне  Керәнне  авыл клубында балалар фокусчыларга әверелделәр. Малайлар һәм кызлар үзләрен “Тылсымчылар” дип атадылар. “Яшь тылсымчылар”  төрле трюклар башкардылар, үзләрен тылсымчы ролендә сынап карадылар,  фокус серләрен ачарга тырыштылар.  Тик торганда шешәдәге суның төсен үзгәртүен күрдек, бер стакан суны кәгазь битенә әйләндергәндә суның түгелмәвен күзәттек. Акыллы шар үз өстенә кәгазь кисәкләрен җыйганга, энә кадалгач, шарның  шартламавына  гаҗәпләндек.  Фокуслар күңелне күтәрә, шулай ук җитез һәм игътибарлы булырга өйрәтә, хәтерне яхшырта .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International