«Гаилә – барлык башлангычларның башы” Очрашу кичәсе.

2023 елның 22 июле, шимбә

Гаилә-төрле буыннар берләшмәсе: балалар – ата-аналар-якын туганнар. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Һәр гаиләдә традицияләрнең роле бәхәссез. Гореф-гадәтләр  якынайта,  туганлык бәйләнешләрен ныгыта  һәм дуслаштыра. 22 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире, Татарстан республикасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында,  "Гөрләп яшик әле, туганнар!" дип исемләнгән шәҗәрә линиясе буенча туганнар белән очрашу оештырды. Урман аланында бер гаилә вәкилләре генә түгел, ә өч гаилә линиясенең туганнары җыелды. Бүген өлкән буын үз тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты, шулай ук ата-бабаларының сөйләгән кызыклы очракларны да әйтеп узды. Әти-әниләренең  “Йөзек салыш”, "Наза", "Бишле бию", “Гөлбану” фольклор уеннары яшь буынга  тәэсир итте. Гаилә бәйрәмендә ретро җырлар да, гитара астында заманча эстрада җырлары да яңгырады. Сыйсыз да булмады: зур казанда пылау пешерделәр, күмер самавырыннан тәмле чәй эчтеләр, өстәлне төрле милли ризыклар һәм тәм-томнар  бизәде. Туганнар көтеп алынган очрашуның һәр минутының кадерен белеп калырга тырыштылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, сыйландылар. Күңелле һәм онытылмас булды очрашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International