ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флаг-безнең дәүләтнең иң төп символларының берсе. Ул Россиянең бердәмлеген, аның башка дәүләтләрдән бәйсезлеген аңлата. Бу бөеклек һәм куәт символы, безнең җиңүләр һәм казанышларыбыз символы.Бу бәйрәм көнендә бөтен ил буенча «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза. Керәнне авыл клубы  Дәүләт флагы көненә багышланган акциягә кушылды, клуб мөдире балалар белән берлектә тәрәзәләрне бәйрәм тематикасына багышланган рәсемнәр белән бизәделәр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

15
август, 2023 ел
сишәмбе

Мир подвергается постоянным террористическим атакам.  15 августа  в Креннинском сельском клубе провели час советов  для детей и подростков под названием "Будьте бдительны".  В начале встречи вспомнили, что такое терроризм, и кто такой террорист, вспоминали трагедию в Беслане, террористические акты в Москве, Санкт-Петербурге и др., которые принесли много слез и страданий. Заведующая сельским клубом  рассказала ребятам о мерах безопасности, которые нужно соблюдать для того, чтобы противостоять угрозе терроризма. Вместе вспоминали  о том, как не стать жертвой теракта и как себя вести в чрезвычайной ситуации дома, на улице, в транспорте, на природе, в общественных местах. Несколько раз повторили номера  телефонов  экстренных служб.

В заключение был сделан вывод о том, что бояться терроризма не стоит, ведь жизнь под страхом очень тяжела, и именно этого добиваются террористы. Но нужно быть в любой ситуации бдительными и осторожными.

 

 

Дөнья даими террор һөҗүмнәренә дучар ителә. 15 август көнне Керәнне  авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Уяу булыгыз"дип аталган киңәшләр сәгате уздырылды. Очрашу башында терроризмның нәрсә икәнен һәм террорчының кем икәнен искә төшерделәр. Бесландагы фаҗигане, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы террорчылык актларын искә алдылар. Авыл клубы мөдире балаларга террорчылык янавына каршы тору өчен үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Бергәләп теракт корбаны булмау һәм гадәттән тыш хәлләрдә өйдә, урамда, транспортта, табигатьтә, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр. Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын берничә тапкыр кабатладылар.  Чара ахырында терроризмнан куркырга кирәкми дигән нәтиҗә ясалды, террорчылар нәкъ менә курку астында яшәтергә тели дә. Ләкин һәрвакыт  уяу һәм сак булырга кирәк.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

13
август, 2023 ел
якшәмбе

Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала.  13 август көнне, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында,  Керәнне авыл клубы мөдире, балалар белән авылдашыбыз  Закир абый Эхмэтҗанов янында кунакта булдылар. Закир абыйның ишегалдына аяк басуга аның матурлык яратучы, оста куллы кеше икәнлегенә инанасың. Үз куллары белән агачтан ясаган җигүле ат, сиртмәле кое, акрын гына әйләнүче җил тегермәне, тегермән янында арбасына ашлык төялгән ат балаларга бик ошады. Балалар Закир абыйга үзләрен кызыксындырган  сорауларны бирделәр. Өй эчендә сакланучы кызыклы кул эшләнмәләре дә малайларның күңеленә хуш килде. Биредә утын яручы аюлар, утын кисүче бүреләр, ярма чүпләүче чебиләр, “Сөембикә манарасы” һәм башка күп тәрле эшләнмәләр балаларда зур кызыксыну уятты. 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

12
август, 2023 ел
шимбә


 

Татарстан республикасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире  балалар өчен "Уен фест"- Халык уеннары оештырды.  Бу чара үсеп килүче яшь бунны  милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Клуб мөдире балаларга, әби-бабайларыбыз яшь чакта «Наза »уенын тәкъдим итте, уенның кагыйдәләрен  һәм уйнау тәртибен аңлатты. «Наза » уены балаларга бик ошады һәм  зур кызыксыну уятты.

 

 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

Керәнне авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында'  "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп,  "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлар, биеп  мунчага озаттылар. Алар мунчадан  чыкканда башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белэн каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.  Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан сон, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен- көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күнелле узды. Яшь парлар, аларнын гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Керәнне авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында'  "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп,  "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлар, биеп  мунчага озаттылар. Алар мунчадан  чыкканда башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белэн каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.  Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан сон, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен- көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күнелле узды. Яшь парлар, аларнын гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

10 август көнне Керәнне  авыл клубында,  «Сүнгән йолдызлар»  дип исемләнгән проблемалы сәгать узды. Клуб ммөдире  наркотиклардан дөньяда гади кешеләр генә түгел, ә дөньякүләм танылган шәхесләр дә үлә дип сөйләде. Наркотиклар музыкантның яки актерның иҗади үсешен иҗади  туктата,  наркотиклар аркасында алар еш кына танылып өлгергәч кенә, иҗади юлларын тәмамламыйча, тормыштан китәләр,  дип ассызыклады мөдир. Яшүсмерләр,  Элвис Пресли, Мэрилин Монро, Джим Моррисон, Курт Кобейн, Владимир Высоцкий, Александр Башлачев, Анатолий Крупнов, Михаил Горшенев кебек танылган җырчылар һәм актерлар язмышы турында зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Хикәя барышында бу йолдызларның  хитлары искә алынды. Чарада катнашучылар,  сәламәтлек күп очракта һәр кешегә, аның яшәү рәвешенә бәйле, һәркем үз тормышының һәм үз сәламәтлегенең хуҗасы, һәрвакыт наркотикларның өметләрне, шатлыкларны, ирекне, ә иң мөһиме – кешене гомереннән мәхрүм итүен истә тотарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

 

Һәркемгә билгеле булганча, урманнар безнең төбәкне бизи. Урман-ул яшәү чыганагы, планетабызның үпкәләре, кеше сакчысы. Әмма урманның явыз дошманы — ут бар. Урман янгыны куркыныч. Урманда үз-үзеңне тоту культурасын, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, табигать өчен җаваплылык хисен балачактан ук сеңдерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 9 август  көнне, Керәнне авыл клубы мөдире, балалар өчен "Урманнарны янгыннан саклагыз!” дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында клуб мөдире балаларга урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.  Аннан соң балалар “Урманны янгыннан саклагыз!" дигән темага рәсемнөр ясадылар. Балалар үз рәсемнәрендә ягылган учак урынында үсемлекләрнең генә түгел, җирнең дә януына игътибар иттеләр. Бу чара балаларга әхлакый, рухи, экологик һәм эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итәргә һәм дөньяга дөрес караш формалаштыруга ярдөм итәр дип өметләнәбез. (катнаш 10)

Тэги: Керәнне авыл клубы

5
август, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 5 август көнне, Керәнне  авыл клубы каршында "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә әзерләнгән кичәдә авылыбыз үзешчәннәре, кайткан кунаклар  башкаруында җырлар яңгырады. Самавырлардан төзелгән күргәзмә дә, "Ак ашъяулык,җиз самавыр, өстәлемнен түрендә" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә тамашачы игътибарыннан читтә калмадв. Бәйрәмгә самавыр алып килүчеләр самавырларынын тарихы белән таныштырдылар.  Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Тамашачылар "Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә" "Самавыр күтәреп кем озаграк бии" кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Самавырга багышлап шигырь чыгаруда, самавырнын утын үрләтеп җибәрүдә дә көч сынашты бәйрәм кунаклары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчкә чәйләр  тапшырылды.  Шулай ук табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булдылар. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы мәгълүматлар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе сый тулы табын янында хуш исле самавыр чәе эчү белән тәмамланды.

Тэги: Керәнне авыл клубы

3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

 

3 августта Керәнне  авыл клубында балалар өчен "Карбыз әфәнде" дип исемләнгән  танып белү сәгате уздырылды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең бу яраткан ризыкларына кагылышлы кызыклы фактлар белән танышудан башланды. Карбыз җиләк булып исәпләнә. Бу балаларны бик гаҗәпләндерде. Балалар карбыз турында тагын бик күп кызыклы мәглуматлар белделәр. Мәсәлән, карбызның эче  кызыл һәм алсу гына түгел, хәтта зәңгәр, шәмәхә, сары һәм кара төсләрдә була . Соңгылары Япониядә генә үсә. Шулай ук бу  культураның дәвалау үзлекләре һәм төрле формалары турында сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар сусыл һәм татлы карбыз белән сыйландылар. Карбыз  көне барысына да бик ошады,

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International