Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. 13 август көнне, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире, балалар белән авылдашыбыз Закир абый Эхмэтҗанов янында кунакта булдылар. Закир абыйның ишегалдына аяк басуга аның матурлык яратучы, оста куллы кеше икәнлегенә инанасың. Үз куллары белән агачтан ясаган җигүле ат, сиртмәле кое, акрын гына әйләнүче җил тегермәне, тегермән янында арбасына ашлык төялгән ат балаларга бик ошады. Балалар Закир абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Өй эчендә сакланучы кызыклы кул эшләнмәләре дә малайларның күңеленә хуш килде. Биредә утын яручы аюлар, утын кисүче бүреләр, ярма чүпләүче чебиләр, “Сөембикә манарасы” һәм башка күп тәрле эшләнмәләр балаларда зур кызыксыну уятты.