Дөнья даими террор һөҗүмнәренә дучар ителә. 15 август көнне Керәнне авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Уяу булыгыз"дип аталган киңәшләр сәгате уздырылды. Очрашу башында терроризмның нәрсә икәнен һәм террорчының кем икәнен искә төшерделәр. Бик күп күз яшьләре һәм газаплар китергән Бесландагы фаҗигане, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы террорчылык актларын искә алдылар. Авыл клубы мөдире балаларга террорчылык янавына каршы тору өчен үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Бергәләп теракт корбаны булмау һәм гадәттән тыш хәлләрдә өйдә, урамда, транспортта, табигатьтә, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр. Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын берничә тапкыр кабатладылар. Чара ахырында терроризмнан куркырга кирәкми дигән нәтиҗә ясалды, террорчылар нәкъ менә курку астында яшәтергә тели дә. Ләкин һәрвакыт уяу һәм сак булырга кирәк.