Россиядә ел саен 3 сентябрьдә үзенчәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә, россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә ала, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә ала. Бу мөһим көн, ул безгә террорны булдырмау һәм аңа каршы торуда безнең уртак җаваплылыгыбызны искә төшерә. Шуңа бәйле рәвештә, Лесхоз мәдәният йорты китапханә белән берлектә террорчылык проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыруга, террорчылык актлары корбаннарына ярдәм итүгә һәм әлеге куркыныч янауга каршы көрәшкә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Минем Россиям террорга каршы» дигән буклетлар өләшүне оештырды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз урта мәктәбе укучыларына 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Белешмәлекләрдә һәм буклетларда түбәндәге темалар бар иде: “сез шикле предмет таптыгыз”, “ашыгыч ярдәм телефон номерлары”, “вербовщикның 8 билгесе".
Шуны истә тотарга кирәк, террорчылыкка каршы көрәшергә генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтергә дә кирәк. Без матур сүзләр өчен генә Россиядә яшәүче барлык халыклар өчен мәдәни үзенчәлекләрне хөрмәт итү, тынычлыкны саклап калу хокукы кирәклеге турында сөйләмибез. Бары тик толерантлык һәм үзара хөрмәт кенә террорчылыкның социаль базасы үсүен кисәтергә һәм җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметләреннән мәхрүм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу экстремистик кәефләрне иң яхшы профилактика.
30 августта Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Нократ Аланы кунаклары өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.
29 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Минем Республикам минем Татарстан" Татарстан Республикасы көненә багышланган чарада агач эшләнмәләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана! Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Кече Ватан... ул туганнарыбыз яшәгән, һәрбер почмагы таныш булган туган, үскән авылыбыз. Туган җиребез - Татарстан республикасы. 30 августта республикабыз халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Әлеге дата нәкъ менә Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән сугарылган.
28 август көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Республикам минем - Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга үзләренең иҗат бүләкләрен һәм күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Мәйданда Айгөл һәм Ринат Нургалиевлар, Гөлүсә Зиннатуллина, Гүзәл Мавлетова, Фәрит Латыйпов, Нәкыя Тухфатуллова, Гөлнара Афанасьева, Солтан Нотфуллин, Динә Габдрахманова һ. б. башкаруында җырлар, шигырьләр, татар халык, эстрада көйләре яңгырады. Шулай ук "Шома бас” бию коллективлары чыгышлары белән сөендерделәр. Авылдашларны бәйрәм белән котлап, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы җылы теләкләрен җиткерде.
Туган якка, туган йортка, халыклар дуслыгына багышланган һәр чыгыш һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар Саба җире талантларының чыгышларын тыңлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Татарстан Республикасы көне алдыннан 27 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында " Республикам минем - Татарстан "дип аталган җылы һәм күңелгә ятышлы концерт программасы булды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә китапханә үзешчәннәре чыгыш ясады.
Чара сәламләү сүзләреннән башланып китте, анда концертны алып баручылар яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар һәм аның республика өчен әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Концерт барышында татар телендә тематик һәм патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады. Шаян биюләр чыгышларны бизәде.
Тамашачылар артистлар белән бергә биеделәр һәм җырларга кушылып җырладылар. Концерт программасы бик эчтәлекле булып чыкты һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәмгә әверелде, аларга үз тамырларын искә төшерергә, милли мәдәнияткә кушылырга һәм үзләрен зур һәм тату гаилә әгъзасы итеп тоярга мөмкинлек бирде.
23 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Б.Саба ш. т. п. "Гаилә" паркында агач эшләнмәләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бәйрәм — Россия көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Йөрәгем минем Россиям өчен» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Балаларда Ватанны аңлау туган якны, туган һәм үскән җирне тою белән бәйле. Патриотик сәгатьтә балалар Россиянең төрле символлары, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Аннары йөрәкләрне триколор, Россия флагы төсләрендә буядылар. Балалар бәйрәм кәефе тудырып, авыл халкына йөрәкләр бүләк иттеләр. Бу зур булмаган ишарә бәйрәмнең гомуми атмосферасына күңелле өстәмә булды һәм чарада катнашучыларга үзләрен зур һәм тату гаилә, үз илләренә мәхәббәт белән берләштерелгән бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар арасында яраткан һәм популяр булган «Матушка земля» җыры да җырланды. Шулай итеп, балаларның Россия көнен бәйрәм итүгә керткән зур булмаган өлеше Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт символына әверелде, яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләде.
11 июньдә Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасының "Ябалак янында кунакта" паркында Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Ябалак янында кунакта" туристик маршруты буенча чираттагы кунакларны кабул итте.
8 июньдә Лесхоз халык күңел ачу үзәгенә әверелде - биредә Сабантуйны киң колач белән билгеләп үттеләр. Авыр кыр эшләренең тәмамлануын чагылдырган бу матур бәйрәм бистә стадионында йөздән артык кешене һәм кунакларны җыйды.
Бәйрәмне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция ачып җибәрде, ул Сабантуй тарихына һәм Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бәйрәмнең шатлыгын уртаклашырга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы килде, ә бәйрәмне алып баручы Фәнил Вакказов булды. Сабантуйны ачу тантанасы бистә имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәтнең үгет-нәсыйхәт сүзләре һәм Коръәннән аятьләр укуы белән тәмамланды.
Бәйрәмдә кунаклар "Лесхоз" ҖЧҖ күргәзмәсен карый, көрәштән, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар катнашында бәйрәм концертыннан ләззәт ала, халык уеннарында катнаша, фотозонада фотосурәтләр ясый алды.
Соңгы еллар традициясе буенча балалар өчен аниматорлар, төрле бәйгеләр һәм Сабантуй уеннары белән аерым мәйданчык эшли. Конкурсларны һәм күңел ачу уеннарын Лесхоз мәдәният йорты һәм Урман музее хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде. Моннан тыш, балалар өчен аттракционнар һәм батутлар эшләде.
Быел Сабантуй бәйрәме менә шулай күңелле һәм мавыктыргыч узды.
Бүген 7 июнь көнне Саба сабантуе гөрләп узып китте. Мәдәният хезмәткәрләре Саба халкын күңелле ял белән тәэмин итү өчен зур тырышлык куйды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Мастер-класслар мәйданчыгында "Саба бизәкләре" исеме астында кашык һәм куналарга рәсем төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге мастер-класста балалар бик теләп һәм яратып катнашты. Әлеге чара балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды.