"Зәңгәр планета" - диңгез көненә багышланган викторина

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Россиядә диңгез көнен сентябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 1978 елда гамәлгә куелган. Диңгез көне пычрану куркынычы, Җирнең су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү турында искә төшерергә тиеш. 24 сентябрьдә диңгез көне Лесхоз мәдәният йортында экологик сәгать буларак билгеләп үтелде.

Чара башында балалар безнең планетаны ни өчен зәңгәр дип атаулары, җирдә ничә океан һәм диңгез исәпләнүе, планета тормышында диңгезләрнең нинди мөһим роль уйнавы, климатка һәм экологиягә ничек йогынты ясавы турында белделәр. Ә балалардан кайсысы диңгезгә барып кайткан, аның турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук сулык ярларында чүп-чарны җыю кирәклеге турында аңлату эшләре башкарылды.

Һәм чараның иң мавыктыргыч өлеше-«Зәңгәр планета» исемле презентация-викторина. Викторина мәсьәләләре диңгез тереклегенең төрле өлкәләренә кагыла: диңгез тереклегеннән алып диңгездә йөзү өлкәсенә кадәр. Балалар үзләренең белемнәрен бик теләп күрсәттеләр һәм, әлбәттә, бик күп яңалыклар белделәр. Чара кызыклы һәм танып белүчән булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International