Ел саен 27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Турист булу-яңа белем алу, дөньяга карашны киңәйтү, сәламәт һәм актив булу дигән сүз.
Бу көнне Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең күп профильле лицее укучылары өчен "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.