Көз патшабикәсе кабакка багышланган бәйрәм бүген, 18 сентябрьдә, Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме – 2025» узды. Бәйрәм районда 22 нче тапкыр уздырыла һәм көзге сезонның визит карточкасына әверелде. Кабак бәйрәме районда ел саен югары дәрәҗәдә уза, күп кенә коллективларның ныклы әзерлеге нәтиҗәсендә. Кабак эшләнмәләре, композицияләр ел саен искиткеч, кеше фантазиясенең чиксезлеген күрсәтә.
Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бәйрәм өчен бердәм, гармонияле композиция булдыруда зур көч куйдылар. Ашамлыклардан, кабактан ясалган кызыклы һәм гадәти булмаган ризыклардан өстәл сыгылып тора иде. Бәйрәм күңелле, дәртле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композицияле якты, оригиналь фотозонабыз мәдәният коллективлары арасында 1 урынга лаек булды. Югары нәтиҗәләргә ирешүебезгә без бик шатбыз. Хезмәтебезне югары бәяләгән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.