"Яшәгез сез мәңге яшь булып" - өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Мишә авыл җирлегендә өлкәннәр көнен бәйрәм итү һәрвакыт Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл җирлеге, авыл җирлеге хакимияте бердәмлегендә уза. Уртак көч белән 1 октябрьдә " Яшәгез сез мәңге яшь булып " диелгән бәйрәм концерты оештырылды. Бай итеп әзерләнгән өстәл безнең иң якын һәм кадерле кешеләребез, әти — әниләребез, әби-бабайларыбыз - иң ягымлы, рәхмәт сүзләренә лаек булган өлкән буыныбызны каршы алды.

Кунаклар өчен Лесхоз урта мәктәбе укучылары, "Ләйсән" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Концертта бик күп матур һәм өлкәннәр яраткан җырлар яңгырады. Якты концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады.

Котлау сүзе белән Мишә җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. һәм "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" директоры Фәйзрахманов Х. И. барлык өлкәннәрне һәм шул уңайдан 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярларны котладылар.

Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чарасы өлкән буынга программа белән ләззәтләнергә, күңелле ял итәргә һәм аралашырга мөмкинлек бирде. Бу бәйрәм - өлкәннәргә еллар гына түгел, бай тормыш тәҗрибәсе дә алып килүен искә төшерү. Ул һәрвакыт шатлыклы булсын, ә янәшәдә балаларының һәм оныкларының елмаюлары булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International