14 сентябрьдә Без Татарстан Республикасы Рәисен, аның белән бергә төбәкнең киләчәген сайладык.
Ә мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр бу көнне тамашачыларга үз талантларын бүләк иттеләр. Тавыш бирүчеләр өчен мәхәббәт һәм Ватан, сугыш һәм туган йорт турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Бу көнне тавыш бирүчеләр өчен матур номерлар, төсле костюмнар, матур музыка яңгырады. Шулай ук Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Мишә авыл җирлегенең башка оешмалары көче белән барлык тавыш бирүчеләр өчен коймак белән чәй эчү оештырылды.
Кадерле якташлар, алда республика халкын яңа казанышлар һәм уңышлар көтә дип ышаначакбыз! Ә безнең һәрберебезнең тормышы күңел җылысы, игелек һәм мәхәббәт белән тулы булачак.