22 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Балтач урта мәктәбенең 3 класс укучылары булды. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.