19 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында "Оста куллар" клуб берләшмәсенең бияләй-тоткычлар тегү буенча йомгаклау утырышы булды. Кулланырга уңайлы бияләй кухняда һәрвакыт кирәк булачак:
Кулларны яндырмас өчен,
Май белән пычратмаска,
Пирогны да мичкә куяр өчен.
Тоткыч ясадык.
Тоткычлар күп булмый. Барлык осталар да үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар!
Шәмәрдән мәдәният йортында "Без тарихта эзлебез"дип исемләнгән Республика шәҗәрә бәйрәменең район этабы узды. Әлеге конкурста Лесхоз мәдәният йорты Сабабаш авыл клубы белән берлектә Мишә авыл җирлегеннән Хасбиевлар гаиләсен тәкъдим итте. Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә. «Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр» - дигән аксакаллар. Хасбиевлар җирлегебездә үз нәселләрен 7 буынга кадәр белүче, гаилә кыйммәтләрен кадерләп, туганлык җепләрен ныгытып яшәүче гаиләләрнең берсе. Әлбәттә, гаилә турында барлык мәгълүматны «Шәҗәрәләр кичәсе»нә сыйдырып бетерү мөмкин түгелдер, шулай да Хасбиевлар чыгышында вакыйгалар агышы алып баручы сүзләрендә генә түгел, экрандагы фотосурәтләрдә дә чагылды, сәхнәдәге чыгышларда да гәүдәләнде һәм үзенең музыкальлелеге белән аерылып торды.
12 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында осталарыбыз "Оста куллар" клуб берләшмәсе утырышына җыелды. Бүген осталар тоткыч-бияләй тегәргә керештеләр. Гадәти сөлгедән аермалы буларак, ул юанрак, янмый, кулларны пешүдән сакларга ярдәм итә. Лекал буенча тукымадан 20 см га 15 см зурлыктагы турыпочмаклыклар кисеп алынды. Кызлар бик рәхәтләнеп эшкә чумдылар. Эш барышы кызык һәм мавыктыргыч булды.
9 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара фашизмга, расизмга һәм антисемитизмга каршы көнгә багышланган «фашизмга юк» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар фашизм, расизм, антисемитизмның нәрсә икәнен искә төшерделәр, бу фаҗигагә нинди вакыйгалар китергәнен һәм моңа кем гаепле икәнен белделәр. Чара азагында балалар белән төрле милләт, дин, мәдәният һәм социаль төркем кешеләре арасында үзара аңлашу һәм ихтирамның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә, Лесхоз мәдәният йортында «Мин –Татарстан гражданины» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Татарстан Республикасы Конституциясе - аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Нәфыйкова Г.И. чарада катнашучыларга законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе турында сөйләде, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.
6 ноябрьдә, көзге каникулның соңгы көнендә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Икшермә авылы балалары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау" музеена эләктеләр. Татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
5 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында "Оста куллар" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Бүген без осталар белән алдагы дәрестә тегә башлаган кухня тоткычы өстендә эшне дәвам иттек. Элементларны тоташтырып, якты тоткычлар килеп чыкты. Нәтиҗә барысын да шатландырды. Эшләнмәнең гади булуына карамастан, үз куллары белән ясалган әйберләр йөрәккә кадерле, чөнки алар безнең кулларның җылысын саклыйлар. Шулай ук бүген якындагы дәресләр темалары да каралды.
5 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау" музеена эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
3 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Россия – Ватаным минем» Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклар, шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре белән таныштылар. Аннары чарада катнашучылар Россия тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар тарихи вакыйгаларга да, традицион гореф-гадәтләргә дә, бәйрәмнәргә һәм риваятьләргә дә кагылышлы иде.
2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмара районының Түбән Кумар авылы балалары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау" музеена эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.