1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнгә Лесхоз мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Сәламәтлек СПИДны сайлый» дигән әңгәмә үткәрелде. «XX гасыр чумасы " – ВИЧ-инфекция узган, 20 гасырда ук шундый атама алган. Чынбарлык шундый ки, социаль статуска, финанс мөмкиенлегенә, җенесенә, яшенә һәм сексуаль ориентациясенә карамастан, һәркем аны йоктыра ала. Йогышлану чыганагы-ВИЧ-инфекцияле кеше инфекция процессының теләсә кайсы стадиясе. Шуңа күрә бу авыруга каршы көрәштә халык арасында профилактик эш алып баруга мөһим урын бирелә. Чара барышында балалар ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнен, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуын, ВИЧ йоктыру юллары һәм йоктыру мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында белделәр. Бүгенге көндә СПИД вирусының таралуын туктату өчен бердәнбер чара — аңа организмга үтеп керергә ирек бирмәү. Куркырга кирәкми, вирусның организмга ничек эләгүен һәм һәркем үзен нинди ысуллар белән яклый алуын белергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, дөрес мәгълүматны белү-профилактикада беренче адым. Шулай ук чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды.