«Дөнья һәркемгә дә бер төрле» - очрашу кичәсе

2024 елның 7 декабре, шимбә

Лесхоз мәдәният йортында инвалидлар декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Бу датаны бәйрәм дип атап булмый, чөнки инвалидлык шатланырга сәбәп түгел. Бу көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен генә түгел, ә гадәттән тыш рухи көч, максатчанлык, инвалидларның һөнәри осталыкта, рәсем сәнгатендә, үзешчән иҗатта, спортта уңышларга ирешә белүләренә соклану өчен дә кирәк. Тормыш сөючәнлек һәм оптимизмның бу чагылышлары безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

 7 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дөнья һәркемгә дә бер төрле» дип исемләнгән очрашу-кичә оештырдылар. Башта кунаклар тантаналы программаны карадылар. Кунакларның үзешчәннәрнең чыгышларын җылы каршы алулары, үзләре дә  кушылып җырлап, биеп утырулары сөендерде. Шулай ук һәркемгә татлы пакетлар тапшырылды. Ахырда кунаклар өчен «Кыңгырау» музеена экскурсия оештырылды.

Халыкара инвалидлар көненә катнашы булган һәркемгә сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы, тормыш проблемаларын хәл итүдә уңышлар телибез. Күңелләрегездә һәрвакыт игелек, җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International