8 декабрьдә ел саен халыкара рәссамнар көне билгеләп үтелә. Халыкара рәссамнар көнендә Россиядә һәм башка илләрдә күргәзмәләр, мастер-класслар, рәсем буенча ачык дәресләр һәм башка иҗади чаралар уза. Бездә дә Лесхоз мәдәният йортында «рәссам Көне» дип исемләнгән уен – викторина үткәрелде. Алып баручының сорауларына күчкәнче, балалар бөек рәссамнар һәм аларның сәнгать әсәрләре турында белделәр. Викторина мантыйкый сораулар һәм табышмаклардан тора иде. Ул балаларның сәнгать темасына йөз тотуына һәм зирәклегенә юнәлдерелгән иде. Балалар үзләре белгәнне кабатладылар, шулай ук шактый яңа нәрсәләр белделәр һәм бик яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар!