Уллары сугышка киткәч, ананың йөрәге кайгы һәм борчылу белән тула. Безнең барыбызга да билгеле, яши торган заманны сайлап алып булмый. Тарих шулай кушкан. Бүген илебез янә куркыныч астында, улларыбыз һәм ирләребез, Ватан чакыруы һәм йөрәк кушуы буенча, үз халкыбызны яклап чыктылар. Алар тыныч күк йөзе өчен көрәшеп гаҗәеп батырлык күрсәтәләр. Үз балалары өчен һәр секунд саен борчылып, әниләр кичергән барлык авырту һәм борчылуларны тасвирлап бирү кыен. Ләкин без ышанырга, өметләнергә һәм дога кылырга тиеш, алар үз бурычларын үтәячәк һәм өйләренә исән-сау әйләнеп кайтачак. Әниләр көне уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында МХО катнашучы солдатларның әниләре һәм туганнарын табын артына җыйды. Чара "Тынычлык сезнең өйгә!» дип аталды. Әлеге чараның төп максаты-Ватанны саклаучыларның әниләренә һәм туганнарына ярдәм итү. Без мәдәният хезмәткәрләре җыелганнарга улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдердек. Әниләргә сәламәтлек һәм сабырлык, уллары исән-сау һәм җиңү белән кайтсыннар дигән теләкләр җиткердек! Чәй эчкәндә иң дулкынландыргыч сораулар буенча фикер алыштылар, кунаклар үзләренең хисләре, борчу, кичерешләре һәм сугышчыларның яңалыклары белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар бик мөһим һәм кирәк. Бары тик бергә генә без көчлерәк була һәм илдә килеп туган кыенлыкларны җиңә алабыз.