5 декабрьдә Сабабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Балаларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем төшерделәр.