Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Геройларның исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм хөрмәт итәргә тиеш!
5 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган «Россия солдаты җырларында» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Дәрестә бәйрәмнең тарихы, бу көнне кемнәрне хөрмәтләүләре, хәзерге Россия Геройлары, кайчак үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр, шулай ук МХОда катнашучы якташларыбыз турында сөйләнде. Яшьләр гитарага патриотик җырлар җырладылар.
Дәрес азагында катнашучылар «бер минут тынлык» белән гомерләре бәрабәренә Ватанны саклап калган барлык Билгесез солдатларны искә алдылар, Хәрби батырлыкларына һәм Дан-шөһрәтләренә рәхмәтләрен белдерделәр.