ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм яхшы килешү көне., Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Бу бәйрәм хөрмәтенә 12 июньдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре " Туган ил нәрсәдән башлана?".дигән сәяхәт оештырдылар.Алар балаларны Россия көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Соңыннан кечкенә туган ил турында сөйләштек, табигатьне күзәттек. Мондый экскурсияләр балаларда патриотик хисләр тудыра, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

9 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты , Урта Нырты һәм Чабья Чирчи авыл клубы хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә ,Олы Нырты авыл җирлеге һәм "Нырты" хуҗалыгы  белән берлектә, милли бәйрәмебез сабантуй үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, шулай ук балалар белән Сабантуй прологын оештырдылар, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең кунаклары район мәдәният йорты артистлары булды . Барысы да оешкан төстә узды, Сабан туе барысында да бик яхшы тәэсир калдырды.

 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1
июнь, 2024 ел
шимбә

Җәй-гаҗәеп һәм рәхәт вакыт, балаларга рәхәтләнеп йөрергә, сикерергә була. Нәкъ менә шул чорда алар күп вакытларын саф һавада үткәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын шулай оештыру бик мөһим, һәр көн аларга яңа нәрсә алып килсен, җәйге вакыт, уеннар, йөрүләр, бәйрәмнәр һәм күңел ачу, аларның тормышыннан кызыклы мизгелләр турында хатирәләр озак шатландырсын өчен, кызыклы эчтәлек белән тулы булсын иде. Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. 1 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Ул 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.Якташыбызны искә алу  һәм академик Әбрар Кәримуллинның туган көне уңаеннан 29 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты , мәктәп укучылары белән бергә ,Ә.Каримуллинның туган йорты һәм кабере булган  Чәбия Чүрчи авылына, - " Горурлыгы  туган ягымның" дип исемләнгән культпоход оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Соңыннан академик каберенә барып, мәңгелек хәтер хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

27 майда Чабья-Чурчи авыл клубында  мәдәният хезмәткәрләре  Россиядә Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының җирлек  этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Олы Нырты авыл җирлегегеннән  Сабитовлар, Вәлиевлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре катнашты. Гаиләләр 5 турдан торган конкурста ярыштылар, мәсәлән, Гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү буенча әтиләр конкурсы. Иң яхшы токмач   кисү буенча әниләр конкурсы, интеллектуаль конкурс һәм гаиләнең иҗади номерлары. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча гаиләләр "Иң матур гаилә", "Иң җаваплы гаилә", "Иң иҗади гаилә"номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

24
май, 2024 ел
җомга

24 майда Олы Нырты  башлангыч мәктәбендә тантаналы вакыйга булды 4 сыйныф укучыларында чыгарылыш кичәсе узды.Дүрт мәктәп елы сиздермичә үтте, әле кичә генә балалар беренче сыйныфка килгән иделәр. Балалар күптән көтелгән әлеге чарага җентекләп әзерләнделәр, беренче укытучылары Сафаргалиева Ф.М. адресына җылы сүзләр әйттеләр. чара яхшы һәм тату атмосферада үтте,.Авыл мәдәният йорты мөдире  башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларны -һәр укучы өчен иң шатлыклы һәм күптән көтелгән мәктәп бәйрәме — соңгы кыңгырау шалтырату белән котлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында  мәдәният йортында иҗат белән шөгыльләнүче , район чараларында һәм конкурсларында актив катнашучыларда бар. Мәдәният йорты мөдире укучыларга авыл мәдәният йорты тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

22
май, 2024 ел
чәршәмбе

22 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Миләшкәй “балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән « Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар. Төркемдә көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Ә бит балаларның күңелле күзләре – барлык оештыручыларга иң яхшы бүләк. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Барлык балалар да уеннарга бик теләп кушылдылар һәм уйнау мөмкинлегенә шатландылар. Бу көнне битараф һәм пассив балалар булмады, барысы да актив,  шат күңелле булды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм бүләкләр алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

7
май, 2024 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның  каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Шигырьдәге бу матур юлларны башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Энҗе Мәхмүт кызы адреслыйсым килә . Олы Арташ төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килгәненә дә  ул 30 ел вакыт узып киткән. Ул зур хәреф белән укытучы булырга туган. Ул кызыклы шәхес, бай рухи дөньялы кеше, үзендә югары һөнәри һәм рухи сыйфатларны берләштерә, мәктәптә, укучыларының йөрәкләрендә гомер буе якты эз калдырган укытучылар категориясенә карый. 4 май Олы Арташ төп  белем бирү мәктәбендә Энҗе Мәхмүт кызы Вәлиеваның 50 яшьлек юбилей датасына багышланган юбилей бәйрәм кичәсе узды.Ул искиткеч педагог, зур җанлы кеше, Юбиляр белән   очрашуга махсус килгән элеккеге укучыларына, ветеран хезмәттәшләренә, педагогларга, туганнарына һәм башкаларга рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорт

 Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында мәдәният хезмәткәрләре ел саен ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә өйләрендә килеп котлаулар оештыралар. Бу акциядә яшь волонтерлар, ягъни балалар да актив катнаша. Балалар өчен сугышның куркыныч елларын хәтерләүчеләр белән аралашу бик мөһим, авыр хезмәтне, ачлык турында алар күп нәрсәләр белделәр. «Ветеранга кунакка " акциясе Бөек Ватан сугышы елларында милләтара дуслык тарихы масштаблы федераль проектының бер өлеше булып тора. Әлеге акция белән бәйле рәвештә бүген 3 майда Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка"Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде . Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына  бик рәхмәтле булып яши.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International