Урам концерты "Җыр керсен күңелгә"

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Җәйнең санаулы гына көннәре калып бара... Алтын көз инде бусагада. Алда безне зур, якты бәйрәмнәрнең берсе- Республикабыз Татарстан көне көтә.Әлеге матур  мизгелләр, хәтирәләр булып,  безнең күңелләрдә сакланып калсын дип , 26 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе,  Язлы Арташ, Чәбья Чурчи, Урта Нырты авыл клублары, авыл үзешчәннәре белән берлектә " Җәйге матур кичләрдә" дип исемләнгән концерт программасын халыкка тәкъдим иттеләр. Кичәбез матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Нырты җирлеге  халкы, ялга кайткан кунаклар, бала- чага рәхәтләнеп, бергәләп  ял итте. Бәйрәмдә алган тәэсирләр тамашачы күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International