11 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чабья авыл клублары белгечләре Әхмәтшиннар гаиләсендә булдылар. Әлеге визит Халыкара гаилә көне алдыннан һәм «Авыл яше - авыл яши»проекты кысаларында башкарылды. Әхмәтшиннар гаиләсе татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Анда өч буын тату яши. Гаилә башлыгы Ленар-һәр нәрсәгә оста. Аның хатыны-мәдәният хезмәткәре, хәзерге вакытта бәби ялында . Гаиләдә ике кыз үсә. Әбиләре –Сания апа озак еллар балалар бакчасында эшләгән, ә хәзер балаларга хуҗалыкта булыша. Гаиләдә иминлек, үзара аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Авылда үзләрен туган җирендә тормышка ашыра алырлык яшьләр калгач, авыл яшәячәк тә, яшәячәк тә.