Туристик маршрут “Минем туган ягым”

2025 елның 4 мае, якшәмбе

Безнең районыбызда- туристларны җәлеп итәрдәй, искиткеч матур табигатьле тарихи урыннар бик күп. Миңгәр авылында урнашкан, дәвалау һәм ял  үзәгендә ,ел дәвамында туристлар өзелми. 3 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты мөдире һәм  китапханәсе, Язлы Арташ, Өчнарат авыл клубы мөдирләре этноөйләрдә килгән кунакларны каршы алдылар. Мичтә пешкән кайнар коймак, рус халкының  милли традицияләрен үз эченә алган программа туристларга бик ошады.Алар күңелле уеннарда катнаштылар. Рус халкының җырларын гармунга кушылып җырладылар. Туристлар әлеге очрашудан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International