Олы Нырты ,Завод Нырты авылларында хәтер тактасы ачылу тантанасы.

2025 елның 10 мае, шимбә

 80 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелекнең йөрәкләрендә яралар төзәлми. Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә дә без шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабат-кабат уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз.Бүген, 8 майда, Олы Нырты һәм Нырты заводы авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә обелисклар ачу тантанасы булды. Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булды. Митингны Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе мөдирләре үткәрде.

Тантаналы ачылышта Саба муниципаль районы хакимияте вәкиле Хуҗин и.т., Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев р. З., Олы Нырты авылы хәзрәтләре Арикеев М. Г. митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Бөек Җиңүгә нинди тырышлык белән ирешелгәнен искә төшердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International