«Татарстан – минем Республикам» рәсем конкурсы

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – минем Республикам» рәсем конкурсын 24 августта Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белгечләре оештырды.

 Чараның максаты-балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт, аның бай тарихы өчен горурлык хисе, Татарстан Республикасының төрле халыкларына карата толерантлык, туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген аңлау.

 Чара барышында викторина үткәрелде, балалар туган якның тарихы, байлыклары, Татарстан Республикасы символикасы һәм Гимны белән таныштылар. Халык бәйрәмнәре, танылган галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре турында интерактив әңгәмә үткәрелде.

 Чара тәмамланганнан соң рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрендә республиканың бөтен матурлыгын, күпкырлылыгын, бөеклеген чагылдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International