Бөек Ватан сугышы турындагы балалар әдәбияты геройлары үрнәгендә балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү - ул «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясенең максаты.
4 май көнне Олы Нырты авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мөдирләре башлангыч сыйныф укучыларының әлеге акциядә катнашуын оештырдылар. Чарада балалар А.Митяев, С. Алексеев әсәрләреннән өзекләр, М. Җәлил шигырьләрен тыңладылар. Әңгәмәдә балалар әсәр геройлары, аларның батырлыклары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күп кенә иҗади конкурслар дипломанты Гаффаров И. сугыш турында шигырь укыды.
Хәзерге мәктәп укучыларына сугыш вакытында яшьтәшләре өлешенә төшкән барлык авырлыкларның һәм сынауларның тирәнлеген күз алдына китерүе кыен. Нәкъ менә китаплар шул чор атмосферасын булдырырга ярдәм итәчәк, балалар эшләре өчен җаваплылыкны тоярга һәм өлкәннәр белән уртаклашырга өйрәнсеннәр.