4 нче май көнне Бөек Җиңү көне алдыннан, Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Георгий тасмасы-Җиңү символы"патриотик акциясен үткәрделәр. Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга Георгий тасмалары бәйләделәр. Георгий тасмасы бизәк кенә түгел, ул безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләр белән горурлык һәм рәхмәт билгесе.
Геройларны искә алу максаты белән Бөтенроссия акциясе "Җиңү тәрәзәләре" акциясе уздырыла. 3 май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә Бөек Җиңү символларын белән тәрәзәләрне бизәделәр.
4 нче май көнне Бөек Җиңү көне алдыннан Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Георгий тасмасы-Җиңү символы"патриотик акциясен үткәрделәр. Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга Георгий тасмалары бәйләделәр. Георгий тасмасы бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган Геройларны искә алу максаты белән Бөтенроссия акциясе "Җиңү тәрәзәләре" акциясе уздырыла. 3 май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә Бөек Җиңү символларын белән тәрәзәләрне бизәделәр.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы-илебезнең намусын һәм бәйсезлеген саклап калган, фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез батырлык һәм каһарманлык күрсәткән миллионлаган Ватаныбызның язмышы ул. Дошманга каршы фидакарьләрчә көрәшкән Ватанны саклаучылар арасында безнең якташларыбыз да күп иде. Аларның данлы эшләре һәм батырлыклары СССР орденнары һәм медальләре белән билгеләнде. Батырлык һәм каһарманлык югары хәрби бүләк — Советлар Союзы Герое исеме белән билгеләнде. 29 нчы апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ил батырларны онытмый»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар Саба районында яшәгән Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Мәдәният йорты мөдире якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде, шулай ук катнашучылар халыкның тормышы, сугыш вакытында аларга килеп туган авырлыклар турында да белделәр.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм классик стиль иҗат иткән бөек шагыйрь буларак кереп калган. Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, игелекле, намуслы, гадел булырга өйрәтә.
26 нче апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән «Тукай –шигырь чишмәсе» дип исемләнгән шигьрият кичәсе үткәрелде.Чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк","Кызыклы шәкерт"шигырьләрен сәхнәләштерделәр, ел фасыллары турында табышмаклар чиштеләр, Габдулла Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.Иң кечкенәдән үк балаларда бөек шагыйрь Габдулла Тукайгакарата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мөһим бурыч булып тора.
25 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар ” Хәтер китабына” төренеп”» район фестивале кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган АҖ « Саба МПП ЖКХ» хезмәткәрләре концерты булды. Концертның кульминациясе хезмәткәрләрнең театраль чыгышы булды, алар Бөек Ватан сугышы башлануны, татар халык җырларын башкарып театраль тамаша күрсәттеләр. Концертта Габделхаков Газинур Галиәсгар улы җитәкчелегендә “Гөлбакча” ансамбле җырлары яңгырады. “Бәйрәм” ансамбленең искиткеч биюләре барлык тамашачыларның күңелен күтәрде.
Баянчы Габделхаков Айнур Газинур улы артистларның чыгышларына баянда уйнап матурлык өстәде. Концертта катнашучылар иң яхшы чыгышлар күрсәттеләр.
22 нче апрель көнне Бигеней авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә“Мин яратам сине, Планета!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында яшь укучылар Җир планетасы белән таныштылар. Балалар безнең Җир тере организм икәнен һәм аны сакларга кирәклеген белделәр. Катнашучылар “Планетаның язмышы безнең кулда” дигән экология викторинасында катнаштылар. Җыелган кунаклар өчен «22 нче апрель - Халыкара Җир көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Бәйрәм тәмамлангач, балалар тәмле ризыклар алдылар.
11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен китапханә белән берлектә "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
. Мәдәният йорты мөдире Беренче Космонавт Юрий Гагарин турында сөйләде. Юрий Гагарин беренче булып Җиргә тирәли очып әйләнгән. Чара барышында катнашучылар ХХ гасыр тарихыннан иң героик вакыйгаларның берсе булган -Космоска беренче очкан Герой Космонавт Юрий Гагарин белән таныштылар, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар космик киңлекне беренче тикшеренүчеләр, космик очу аппаратларының төзелеше, җирнең беренче ясалма иярчене, планеталарның һәм күк җисемнәренең фантастик дөньясы турында белделәр. Чарага "Космосның шаккаткыч дөньясы" дигән китап күргәзмәсе куелды, анда Галәм, планета, йолдызлар, галактикалар, беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.
5 нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм РФ һәм ТР халык артисты, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, М.И.Глинки исемендәге РФ Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты композитор Фасил Әхмәт улы Әхмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган “Талантлы балачак” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат конкурсы үтте. Бигеней мәдәният йортыннан “Вокал” номинациясендә Әдһәмов Данияр катнашты. Әдһәмов Данияр И.Шевчукның «Ирләр булырга!» дигән җырын башкарды. Данирга иҗади уңышлар телибез.