25 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар ” Хәтер китабына” төренеп”» район фестивале кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган АҖ « Саба МПП ЖКХ» хезмәткәрләре концерты булды. Концертның кульминациясе хезмәткәрләрнең театраль чыгышы булды. Алар Бөек Ватан сугышы башлануны, татар халык җырларын башкарып театраль тамаша күрсәттеләр. Концертта Габделхаков Газинур Галиәсгар улы җитәкчелегендә “Гөлбакча” ансамбле җырлары яңгырады. “Бәйрәм” ансамбленең искиткеч биюләре барлык тамашачыларның күңелен күтәрде.
Профессиональ баянчы Габделхаков Айнур Газинур улы артистларның чыгышларына баянда уйнап матурлык өстәде. Концертта катнашучылар иң яхшы чыгышлар күрсәттеләр.
«Бүген өстенлекле бурычларның берсе - Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклап калу. Мондый чаралар безгә яшьләрне рухи-әхлакый һәм патриотик рухта тәрбияләүдә ярдәм итә”, - диде концертта катнашучы башлык. Оешма башлыгы барлык катнашучы хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде , зур унышлар теләде. Концерт бик зур рухи һәм професииональ күтәренкелектә үтте.