“Мин яратам сине, Планета!” дигән экологик сәгать

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

22 нче апрель көнне  Бигеней авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә“Мин яратам сине, Планета!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында яшь укучылар Җир планетасы белән таныштылар. Балалар безнең Җир тере организм икәнен һәм аны сакларга кирәклеген белделәр. Катнашучылар “Планетаның язмышы безнең кулда” дигән экология викторинасында катнаштылар. Җыелган кунаклар өчен «22 нче апрель - Халыкара Җир көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Бәйрәм тәмамлангач, балалар тәмле ризыклар алдылар.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International