Шигьрият кичәсе «Тукай – Шигырь чишмәсе»

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм классик стиль иҗат иткән бөек шагыйрь буларак кереп калган. Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, игелекле, намуслы, гадел булырга өйрәтә.

26 нче апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында,   китапханә белән берлектә,  «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән  «Тукай –шигырь чишмәсе» дип исемләнгән шигьрият кичәсе үткәрелде.Чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Бала  белән күбәләк","Кызыклы шәкерт"шигырьләрен сәхнәләштерделәр, ел фасыллары турында табышмаклар чиштеләр, Габдулла Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.Иң кечкенәдән үк балаларда бөек шагыйрь Габдулла Тукайгакарата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мөһим бурыч булып тора.

 

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International